Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Авыр тормыш башлана

Авыр тормыш башлана

ГАДӘН бакчасыннан куылганнан соң, Адәм белән Хаувага бик авыр булган. Ризык булсын өчен, аларга бик күп эшләргә туры килгән. Матур җимеш агачлары урынына тирә-якта чәнечкеле үсемлекләр һәм чүп үләне үскән. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаганга һәм аның белән дуслыкны югалтканга шундый тормыш белән яши башлаган.

Ләкин моннан да начаррагы, Адәм белән Хаува үлә башлаган. Исеңә төшер: Аллаһы аларны тыелган агачның җимешен ашасагыз, үләсез дип кисәткән иде. Шулай булып чыккан да: җимешне ашаган көнне үк алар үлә башлаган. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган. Нинди акылсыз булган соң алар!

Адәм белән Хауваның балалары Аллаһы аларны Гадән бакчасыннан куып чыгарганнан соң туган. Шуңа күрә аларның балалары да картаерга һәм үләргә тиеш булган.

Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңлаган булса, алар үзләре дә, балалары да бәхетле булыр иде. Алар барысы да җирдә мәңге яшәрләр иде. Беркем дә картаймас иде, авырмас иде һәм үлмәс иде.

Аллаһы кешеләрнең мәңге бәхетле яшәүләрен тели, һәм ул бер көн шулай булачак дип вәгъдә итә. Ул чакта бөтен җир йөзе дә матур булачак, кешеләр дә сәламәт булачак. Кешеләр бер-берсе белән һәм Аллаһы белән дус булачак.

Ләкин Хаува Аллаһы белән дуслыгын югалткан. Шуңа күрә аңа балалар табу җиңел булмаган. Бу аңа авырту китергән. Күрәсеңме, Йәһвәне тыңламау аңа күпме кайгы китергән?

Адәм белән Хауваның бик күп уллары һәм кызлары булган. Беренче уллары тугач, аңа Кабил дип исем кушканнар. Ә икенче улларына Һабил дигән исем биргәннәр. Алар белән нәрсә булганын беләсеңме?