Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Беренче ир-ат һәм хатын-кыз

Беренче ир-ат һәм хатын-кыз

БУ РӘСЕМДӘ тагын кемне күрәсең? Әйе, монда кешеләр бар. Алар — беренче ир-ат белән хатын-кыз. Аларны кем барлыкка китергән? Аллаһы. Син аның исемен беләсеңме? Аның исеме — Йәһвә. Ә ир-ат белән хатын-кызга Адәм белән Хаува дигән исемнәр бирелгән.

Ничек Йәһвә Аллаһы Адәмне барлыкка китергән? Ул җирдән туфрак алган һәм бу туфрактан камил кеше тәне ясаган. Шуннан соң ул аның борын тишекләренә өргән, һәм Адәм яши башлаган.

Йәһвә Аллаһы Адәмгә эш биргән. Адәм барлык хайваннарга исем кушарга тиеш булган. Хайваннарга туры килә торган исемнәр бирер өчен, Адәм, күрәсең, аларны озак вакыт күзәткән. Аларга исем биреп йөргәндә, ул бер нәрсәгә игътибар иткән. Беләсеңме, нәрсәгә?

Хайваннарның барысы да парлы булган. Анда әти-филләр һәм әни-филләр, әти-арысланнар һәм әни-арысланнар булган. Әмма Адәмнең генә пары булмаган. Шул вакытта Йәһвә Адәмгә каты йокы җибәреп, аның бер кабыргасын алган. Шул кабырга сөягеннән Йәһвә бер хатын-кыз яраткан, һәм ул Адәмнең хатыны булып киткән.

Хәзер Адәм бик бәхетле булган! Хаува да шатлангандыр, чөнки ул шундый гүзәл бакчада яшәячәк. Хәзер алар балалар тудырып, бергә бәхетле яши алган.

Йәһвә Адәм белән Хауваның мәңге яшәвен теләгән, һәм алар җирне Гадән бакчасы кебек гүзәл итәргә тиеш булган. Бу эш турында уйлаганда Адәм белән Хаува бик бәхетле булганнардыр! Ә син бу эштә катнашырга теләр идеңме? Әмма Адәм белән Хауваның бәхете озакка сузылмаган. Ни өчен? Әйдә моны белик.