Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Зур Туфан

Зур Туфан

КӨЙМӘГӘ кермәгән кешеләр шул ук тормышлары белән яшәүләрен дәвам иткән. Алар әле дә туфан килүенә ышанмаган. Бәлки, алар тагы да ныграк көлгәннәрдер. Әмма тиздән алар көлүдән туктаган.

Кинәт коеп яңгыр ява башлаган. Ул чиләктән койган кебек яуган. Нух сүзләре дөрес булып чыккан. Ләкин хәзер инде көймәгә керергә соң булган. Йәһвә ишекне нык итеп ябып куйган.

Тиздән бар үзәнлекләрне су баскан. Су шаулап зур ташкын булып аккан. Ул агачларны аударган, зур-зур ташларны урыннарыннан тәгәрәтеп күчергән. Кешеләр бик нык курыккан һәм биегрәк урыннарга менгәннәр. «Эх, Нухны тыңлап көймәнең ишеге ачык чакта кереп калган булсак иде»,— дип үкенгән алар! Әмма хәзер инде соң булган.

Су күтәрелә барган. Яңгыр 40 көн һәм 40 төн буе яуган. Су таулар буйлап күтәрелгән, һәм тиздән хәтта иң биек таулар да су астында калган. Аллаһы әйткәнчә, көймәгә кермәгән барлык кешеләр һәм хайваннар һәлак булган. Әмма көймә эченә кергән кешеләр һәм хайваннар исән калган.

Нух һәм аның уллары бик яхшы көймә төзегән. Ул җирне су каплый башлагач күтәрелеп, йөзеп йөри башлаган. Бераздан яңгыр туктаган һәм кояш чыккан. Нинди гаҗәеп күренеш ачылган! Бөтен җирне очы-кырые күренмәгән океан каплаган. Һәм бары тик көймә генә йөзеп йөргән.

Әзмәверләр юк булган. Хәзер алар кешеләргә зыян китерә алмаячак. Алар үз әниләре һәм башка явыз кешеләр белән бергә һәлак булган. Әмма аларның әтиләре белән нәрсә булган соң?

Әзмәверләрнең әтиләре безнең кебек кеше түгел иде. Алар җиргә, кешеләр кебек яшәр өчен, төшкән фәрештәләр булган. Шуңа күрә, туфан килгәч, алар башка кешеләр белән бергә һәлак булмаган. Алар кеше тәнен калдырып, фәрештәләр булып кире күккә кайтканнар. Ләкин аларга Аллаһы фәрештәләренең гаиләсенә керергә рөхсәт ителмәгән. Шуңа күрә алар Шайтанның фәрештәләре булып киткән. Изге Язмаларда алар җеннәр дип атала.

Тиздән Аллаһы җил җибәргән, һәм туфанның сулары кими башлаган. Биш айдан соң көймә бер тау өстенә килеп утырган. Тагы бик күп көннәр үткән. Көймәдәгеләр башларын чыгарып карагач, тау түбәләрен күрә алганнар. Су кими барган.

Шул чакта Нух бер кара кошны, козгынны, көймәдән чыгарып җибәргән. Әз генә очып йөргәннән соң, ул кире әйләнеп кайткан, чөнки кунар өчен бернинди дә урын тапмаган. Ул берничә тапкыр шулай эшләгән, һәм һәрвакыт кире әйләнеп кайтып, көймәгә кунган.

Нух җирнең өстеннән су киткәнме икәнен белергә теләгән, шуңа күрә ул көймәдән күгәрченне чыгарып җибәргән. Әмма күгәрчен дә, кунар урын тапмыйча, кире әйләнеп кайткан. Ә Нух аны икенче тапкыр чыгарып җибәргәч, ул томшыгында зәйтүн яфрагы алып кайткан. Шул чакта Нух җир өстен су капламый икәнен аңлаган. Нух күгәрченне өченче тапкыр чыгарып җибәргәч, күгәрчен үзенә яшәргә коры урын тапкан һәм шунда калган.

Хәзер Аллаһы Нухка болай дигән: «Көймәдән чык. Һәм үзең белән гаиләңне һәм бар хайваннарны алып чык». Алар көймәнең эчендә елдан артык булган. Көймәдән чыккач, алар исән калуларына шундый нык шатлангандыр! Моны күз алдыңа китерә аласыңмы?