Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Яхшы угыл һәм начар угыл

Яхшы угыл һәм начар угыл

ХӘЗЕР рәсемдәге Кабил белән Һабилгә кара. Алар инде үсеп җиткән. Кабил игенче: ул ашлык, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә.

Һабил сарыклар карый. Ул сарык бәтиләрен ярата. Алар зур сарык булып үсәләр, һәм тиздән Һабилнең көтүе зур була.

Беркөнне Кабил белән Һабил Аллаһыга бүләк китерәләр. Кабил үзе үстергән җимешләрне китерә, ә Һабил үзенең иң яхшы сарыкларын китерә. Йәһвәгә Һабил һәм аның бүләге ошый, әмма Кабил белән аның бүләге ошамый. Ни өчен? Син беләсеңме?

Һабилнең бүләге Кабил бүләгеннән яхшырак булганга түгел, ә Һабил яхшы кеше булганга күрә. Һабил Йәһвәне һәм үзенең абыйсын ярата. Ә Кабил явыз кеше, ул үзенең абыйсын яратмый.

Шуңа күрә Аллаһы Кабилгә үзгәрергә кирәк дип әйтә. Ләкин Кабил тыңламый. Аллаһы Һабилне ныграк яратканга, аның бик нык ачуы чыга. Һәм бервакыт ул Һабилгә: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— ди. Кырда үзләре генә калгач, Кабил энесенә нык итеп суга һәм Һабил үлә. Кабил начар эш эшләгән, шулай бит?

Һабил үлсә дә, Аллаһы аны хәтерендә саклый. Һабил яхшы кеше булган, ә Йәһвә андый кешеләрне беркайчан да онытмый. Шуңа күрә беркөн Йәһвә Аллаһы Һабилне терелтәчәк һәм ул инде беркайчан үлмәячәк. Ул җирдә мәңге яши алачак. Һабил кебек кешеләр белән танышу бик кызык булыр иде, шулай бит?

Әмма Аллаһыга Кабил кебек кешеләр ошамый. Шуңа күрә Аллаһы Кабилгә энесен үтергәне өчен җәза биргән: аны гаиләсеннән еракка җибәргән. Гаиләдән киткәндә Кабил үзе белән бер сеңлесен алган, һәм ул аның хатыны булып киткән.

Бераз вакыт үткәч, Кабилнең балалары туган. Адәм белән Хауваның башка уллары да өйләнгән, кызлары кияүгә чыккан, һәм аларның да балалары туган. Тиздән җирдә күп кеше яши башлаган. Әйдә аларның кайберләре белән танышыйк.