Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кыю кеше

Кыю кеше

ҖИРДӘ күп кеше яши башлагач, аларның күбесе, Кабил кебек, начар эш башкарган. Әмма бер кеше алар кебек булмаган. Син аны рәсемдә күрәсең. Аның исеме Ханок. Ул бик кыю кеше булган. Кешеләр бик начар эшләр эшләсә дә, Ханок Аллаһыга хезмәт итүен дәвам иткән.

Ни өчен кешеләр начар эшләр эшләгән? Син беләсеңме? Ә кем Адәм белән Хауваны Аллаһыны тыңламаска һәм тыелган җимешне ашарга котырткан? Бу исеңдәме? Әйе, начар фәрештә. Изге Язмаларда ул Шайтан дип атала. Һәм ул кешеләрне начар булырга котырта.

Бер көнне Йәһвә Аллаһы Ханокны кешеләргә бер хәбәр белән җибәрә, әмма алар аны тыңларга да теләми. Ханок мондый хәбәр сөйли: «Аллаһы барлык явыз кешеләрне юк итәчәк көнне билгеләгән». Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыккандыр. Алар, бәлки, Ханокны үтерергә дә теләгәннәрдер. Шуңа күрә Ханокка, кешеләргә Аллаһы ниятен сөйләр өчен, бик кыю булырга кирәк булган.

Ханок явыз кешеләр арасында озак яшәмәгән. Моны Аллаһы рөхсәт итмәгән. Ханок 365 ел гына яшәгән. Ни өчен без «365 ел гына» дип әйтәбез? Чөнки ул вакытта кешеләр безнең көннәр белән чагыштырганда күпкә көчлерәк булган һәм күпкә озаграк яшәгән. Мәсәлән, Ханокның улы Мәтушалах 969 ел яшәгән!

Ханок үлгәннән соң, кешеләр тагы да ныграк бозылган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, аларның барлык уйлары явызлык булган, һәм җир явыз эшләр белән тулган.

Ни өчен ул вакытта җирдә шундый күп кайгы-хәсрәт булган? Син моны беләсеңме? Шайтан кешеләрне начар эшләргә котыртыр өчен яңа юл тапкан. Моның турында киләсе бүлектән белербез.