Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йосыф абыйларын сыный

Йосыф абыйларын сыный

ЙОСЫФНЫҢ 10 абыйсы элеккечә намуссыз һәм шәфкатьсезме? Йосыф моны белергә теләп, болай ди: «Сез — шымчылар. Сез илебезнең көчсез якларын белергә килгәнсез».

«Юк, без шымчылар түгел,— дип әйтә алар.— Без намуслы кешеләр. Без барыбыз да туганнар. Без 12 идек. Әмма бер энебез инде юк, ә иң кече энебез әтиебез белән өйдә калды».

Йосыф моңа ышанмаган булып кылана. Ул Шәмгун исемле абыйсын төрмәдә калдыра, ә калганнарын, ризык биреп, өйләренә кайтарып җибәрә. Әмма ул аларга: «Икенче тапкыр үзегез белән иң кече энегезне алып килегез»,— дип әйтә.

Алар Кәнганга кайткач, аталары Ягъкубка барысын сөйләп бирәләр. Ягъкубны бу бик күңелсезләндерә. «Йосыф юк,— дип елый ул,— хәзер Шәмгун да юк. Мин сезгә иң кече улым Ибнеяминне алып китәргә рөхсәт итмим». Әмма ризыклары беткәч, Ягъкуб Ибнеяминне Мисырга, ризык алып кайтыр өчен, алырга рөхсәт итә.

Шулай итеп, Йосыф кабат абыйлары белән күрешә. Ул энесе Ибнеяминне күрергә бик шат. Әлбәттә, аларның берсе дә бу зур дәрәҗәле кеше Йосыф икәнен белми. Йосыф, үзенең 10 абыйсын сынар өчен, бер план кора.

Ул үз хезмәтчеләренә абыйларының капчыкларына ризык салырга куша. Аларга сиздермичә, ул Ибнеяминнең капчыгына үзенең көмеш касәсен сала. Абыйлары ерак та китәргә өлгерми Йосыф аларның артыннан хезмәтчеләрен җибәрә. Куып җиткәч, хезмәтчеләр: «Нигә сез хуҗабызның көмеш касәсен урладыгыз?» — дип сорый.

«Без аның касәсен урламадык,— дип әйтә Йосыф абыйлары.— Әгәр берәребездә касәне тапсагыз, ул кешегә үлем булсын».

Бу рәсемдә күрәсеңдер: хезмәтчеләр барлык капчыкларны карап чыгып касәне Ибнеяминнең капчыгыннан табалар. Шуннан соң алар: «Барыгыз да кайта аласыз, ә Ибнеямин безнең белән барачак»,— диләр. Аның 10 абыйсы хәзер нәрсә эшләр?

Алар барысы да Ибнеямин белән бергә Йосыф йортына кире киләләр. Йосыф абыйларына: «Сез барыгыз да өегезгә кайта аласыз, ә Ибнеямин калсын һәм минем колым булсын»,— ди.

Шулчак Яһүд үтенеп болай ди: «Әгәр мин өйгә Ибнеяминсез кайтсам, әтием үләчәк, чөнки ул аны бик нык ярата. Кол итеп мине калдырыгызчы, ә бу балага өйгә кайтырга рөхсәт итегез».

Әйе, Йосыф абыйлары үзгәргән. Алар хәзер намуслы һәм мәрхәмәтле һәм Йосыф моны күрә. Ул хәзер нәрсә эшләр? Әйдә моны карап чыгыйк.