Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Муса һәм Һарун фиргавен янына килә

Муса һәм Һарун фиргавен янына килә

МУСА Мисырга кайта һәм бар могҗизалар турында абыйсы Һарунга сөйли. Һәм Муса белән Һарун бу могҗизаларны исраиллеләргә күрсәткәч, бөтен халык Йәһвә алар белән икәнлегенә ышана.

Аннан соң Муса белән Һарун фиргавен янына килә һәм болай диләр: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Минем халкымны миңа гыйбадәт кылу өчен өч көнгә чүлгә җибәр“». Әмма фиргавен: «Мин Йәһвәгә иман итмим һәм Исраил халкын җибәрергә җыенмыйм»,— дип җавап кайтара.

Фиргавеннең ачуы чыга, чөнки халык, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, эшне туктатырга тели! Шуңа күрә ул аларга тагын да күбрәк эш бирергә куша. Нәтиҗәдә, халык Мусадан зарлана башлый, һәм ул моңа бик нык кайгыра. Әмма Йәһвә Мусаны болай дип юата: «Мин фиргавенне үз халкымны җибәрергә мәҗбүр итәрмен».

Муса белән Һарун кабат фиргавен янына килә. Бу юлы алар могҗиза эшли. Һарун үзенең таягын җиргә ташлагач, таяк зур еланга әверелә. Әмма фиргавеннең акыл ияләре дә үзләренең таякларын җиргә ташлагач, бу таяклар да еланнарга әверелә. Әмма рәсемгә кара! Һарунның еланы акыл ияләренең еланнарын йота. Ләкин фиргавен барыбер исраиллеләрне җибәрергә теләми.

Шунда Йәһвә фиргавенгә 10 җәза бирә. Мисыр җирләренә 10 бөек афәт җибәрә.

Һәрбер җәзадан соң, фиргавен Мусаны чакыра һәм: «Бу җәзаны туктат. Мин исраиллеләргә чүлгә барырга рөхсәт бирермен»,— дип әйтә. Әмма җәза туктагач, үз сүзендә тормый. Ул халыкны җәберләвен дәвам итә. Әмма унынчы җәзадан соң фиргавен исраиллеләрне җибәрә.

Нинди 10 җәза биргән Йәһвә? Син беләсеңме? Әйдә, киләсе битне ачып, моны белик.