Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Фиргавеннең төшләре

Фиргавеннең төшләре

ИКЕ ел үтеп китә, ә Йосыф әле дә төрмәдә. Шәрабче аның турында оныткан. Һәм менә беркөнне төнлә фиргавен ике сәер төш күрә һәм аларның мәгънәсен аңларга тырыша. Аның йоклап ятканын күрәсеңме? Икенче көнне иртән фиргавен үзенең акыл ияләрен чакыра һәм аларга төшләрен сөйли. Әмма алар төшләрнең мәгънәсен аңлатып бирә алмый.

Һәм шәрабче Йосыфны исенә төшерә! Ул фиргавенгә болай ди: «Мин төрмәдә утырганда, анда төшләрне аңлата алучы бер кеше бар иде». Фиргавен шунда ук Йосыфны төрмәдән китерергә куша.

Фиргавен Йосыфка төшләрен сөйләп бирә: «Мин җиде симез һәм матур сыер, аннары җиде бик тә ябык сыер күрдем. Һәм ябык сыерлар симез сыерларны ашап бетерде.

Икенче төшемдә мин бер сабактан тук орлыклы җиде башак үсеп чыгуын күрдем. Шуннан соң мин ач орлыклы, кибеп беткән җиде башак күрдем. Һәм ач башак яхшы башакларны йота башлады».

Йосыф фиргавенгә болай ди: «Ике төш тә бер үк нәрсәне аңлата. Җиде симез сыер белән җиде тук башак — бу җиде ел, һәм җиде ябык сыер белән җиде ач башак — бу башка җиде ел. Мисырда җиде ел мул ризык булачак. Аннан соң җиде еллык ачлык башланачак».

Шуңа күрә Йосыф фиргавенгә болай ди: «Акыллы бер кеше сайлап, аны яхшы җиде ел дәвамында азык-төлек җыю өчен баш итеп куй. Шул чакта ризык бик әз булган җиде начар ел дәвамында кешеләр ач булмаячак».

Фиргавенгә бу фикер бик ошый. Һәм ул ризык җыю һәм саклау өчен Йосыфны куя. Йосыф Мисырда зур дәрәҗәле кеше булып китә һәм фиргавен генә аңа баш була.

Сигез елдан соң, ачлык вакытында, Йосыф берничә кешенең килгәнен күрә. Аларның кем икәнен беләсеңме? Әйе, бу аның 10 абыйсы! Аталары Ягъкуб аларны Мисырга җибәргән, чөнки өйләрендә — Кәнганда ризык калмаган. Йосыф абыйларын таный, ә алар аны танымый. Ни өчен? Беләсеңме? Чөнки Йосыф инде үскән һәм ул башка төрле кием кигән.

Йосыф бәләкәй чагында күргән төшен исенә төшерә: аның абыйлары килеп аңа баш ияләр. Исеңдәме, без моның турында укыган идек? Шунда Йосыф шуны аңлый: Мисырга аны Аллаһы җибәргән һәм Аллаһының нияте яхшы. Ничек уйлыйсың, Йосыф хәзер нәрсә эшләр? Әйдә моны белик.