Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Янып торучы куак

Янып торучы куак

МУСА үз сарыкларына үлән эзләп, Хорив тавына кадәр барып җитә. Анда ул ялкынланып торган куак күрә. Әмма бу куак янып бетми!

«Кызык. Якынрак барып, яхшылап карыйм әле»,— дип уйлый Муса. Ул килә башлагач, куак арасыннан: «Якынлашма, аяк киемнәреңне сал. Чөнки син басып торган җир изге»,— дигән тавыш ишетелә. Бу сүзләрне фәрештә аша Аллаһы үзе әйтә, шуңа күрә Муса йөзен каплый.

Аллаһы аңа: «Мин Мисырда үз халкымның газаплануын күрдем. Һәм аны Мисырдан азат итәргә телим. Син аларны коткарырсың»,— ди. Йәһвә үз халкын гүзәл Кәнган җиренә алып килергә тели.

Әмма Муса болай ди: «Мин беркем түгел. Мин моны ничек эшләрмен? Ярар, мин бардым ди. Исраиллеләр миннән: „Сине кем җибәрде?“ — дип сорасалар, мин аларга нәрсә дип җавап бирермен?»

Аллаһы аңа болай дип җавап бирә: «Аларга: „Мине сезнең янга Ибраһимның Аллаһысы, Исхакның Аллаһысы һәм Ягъкубның Аллаһысы — ЙӘҺВӘ җибәрде“,— дип әйтерсең». Шуннан соң Йәһвә: «Бу минем мәңгелек исемем»,— дип өсти.

«Ә алар моңа ышанмаса?» — дип әйтә Муса.

«Нәрсә синең кулыңда?» — дип сорый Аллаһы.

«Таяк»,— ди Муса.

«Ташла аны җиргә»,— дип әйтә Аллаһы. Муса таякны җиргә ташлагач, ул еланга әверелә. Аннан соң Йәһвә Мусага тагын бер могҗиза күрсәтә. Аллаһы Мусага: «Кулыңны куеныңа тык»,— ди. Муса шулай эшли һәм кулын кире чыгарганда ул кар кебек ап-ак була! Аның кулы махау дигән начар авыру белән зарарланган кебек булып күренә. Аннан соң Йәһвә Мусага өченче могҗизаны ясар өчен сәләт бирә. Ахырдан ул Мусага: «Син бу могҗизаларны күрсәткәч, исраиллеләр сине мин җибәргән икәненә ышаныр»,— дип әйтә.

Муса өйләренә кайтып, Итерога: «Туганнарымның хәлен белер өчен алар янына Мисырга кайтырга рөхсәт итче»,— дип сорый. Муса Итеро белән саубуллаша һәм кире Мисырга кайтып китә.