Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ КИСӘК

Мисырдан азат ителүдән алып Исраилнең беренче патшасына кадәр

Мисырдан азат ителүдән алып Исраилнең беренче патшасына кадәр

Муса исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәч, аларны Синай тавы янына алып килә. Анда Йәһвә аларга үзенең кануннарын бирә. Шуннан соң Муса Кәнган җирен карап кайтыр өчен 12 кеше җибәрә. Ләкин кайткач, аларның унысы ул җир турында яман хәбәр китерә. Халык Мисырга кире кайтырга тели. Аллаһы исраиллеләрне иманнары нык булмаганга 40 ел чүл буйлап йөртә.

Исраиллеләрне Кәнган җиренә алып керер өчен, Ешуа сайлап алына. Йәһвә могҗизалар эшләп, бу җирне яулап алырга булыша. Ул Үрдүн елгасының суын туктата, Әрихә шәһәренең стеналарын җимерә һәм бер тәүлек буена кояшны туктатып тора. Һәм 6 елдан соң, исраиллеләр Кәнган җирен яулап алалар.

Исраил белән 356 ел дәвамында хакимнәр идарә итә. Беренче хаким Ешуа була. Без шулай ук Барак, Гидеон, Ифтах, Шимшон һәм Шамуил исемле хакимнәр белән танышырбыз. Шулай ук Рәхәб, Дебора, Җаилә, Рут, Нагомия һәм Далилә исемле хатын-кызлар турында белербез. ӨЧЕНЧЕ кисәк үз эченә тарихның 396 елын ала.

 

БУ КИСӘКТӘ

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яңа ризык

Аллаһыдан яңа ризык күктән төшә.

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә үз кануннарын бирә

Ун әмер арасыннан кайсы 2 әмер иң мөһиме?

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Алтын бозау

Ни өчен кешеләр алкалар эретеп ясалган потларга табынган?

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен чатыр

Эчкә бүлмә эчендә килешү сандыгы булган.

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

12 шымчы

10 шымчы бер нәрсәне, башка икесе икенче нәрсәне сөйләгән. Исраиллеләргә кемгә ышанырга?

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Һарунның таягы чәчәк ата

Агачтан ясалган таяк төнлә ничек чәчәк ата алган?

КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ

Муса үз таягы белән кыяга суга

Муса теләгәненә дә ирешкән, Аллаһының ачуын да чыгарган.

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бакыр елан

Ни өчен Аллаһы исраиллеләр өстенә чага торган еланнарны җибәргән?

КЫРЫК ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Сөйләшә торган ишәк

Фәрештә пәйда була, Бильям аны күрми кала, ә ишәге күрә.

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Җитәкче булып Ешуа билгеләнә

Муса әле дә көчле, нигә аңа Ешуаны җитәкче итеп үз урынына куярга?

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рәхәб шымчыларны качыра

Рәхәб ике ир кешегә ничек булыша һәм алардан нинди вәгъдә бирүләрен үтенә?

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Үрдүн елгасы аша үтү

Руханилар суга кергәч, могҗиза була.

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әрихә стеналары

Бау бәйләнгән стена җимерелеп төшүдән ничек сакланып кала?

КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраилдә карак

Бер явыз кеше бөтен халык башына ничек бәла китергән?

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Акыллы гаваонлылар

Гаваон шәһәрендәге кешеләр Ешуаны һәм исраиллеләрне алдый һәм тегеләрне үзләре белән килешү төзәргә этәрә, ләкин исраиллеләр үз вәгъдәләрен үти.

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кояш туктый

Аллаһы Ешуа өчен моңарчы булмаган һәм бүтән булмаячак могҗиза кылган.

ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ике кыю хатын

Барак җитәкчелегендә Исраил гаскәриләре сугышка бара. Алайса, Җаилә бөтен данга ничек ия булган?

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рут белән Нагомия

Рут өен калдырып китеп Нагомия белән китә һәм Йәһвәгә хезмәт итә башлый.

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гидеон һәм аның 300 сугышчысы

Аллаһы кызык бер чара табып кечкенә армия җыя.

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ифтах вәгъдәсе

Аның Йәһвәгә вәгъдәсе үз тормышын гына түгел, кызының тормышын да үзгәрткән.

ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иң көчле кеше

Далилә Шимшонның көче чыганагы турында кайдан белә?

ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә

Аллаһы кечкенә малай Шамуил аша иң баш рухани Елига куркыныч хәбәр тапшыра.