Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Алтын бозау

Алтын бозау

КАРА әле нәрсә эшли бу кешеләр! Алар бозауга табына! Ни өчен алар алай эшли?

Муса тауда озак вакыт кала һәм халык: «Муса белән нәрсә булганын белмибез,— дип әйтә.— Шуңа күрә, әйдәгез, безне бу җирдән алып чыксын өчен, үзебезгә берәр илаһ ясыйк».

Мусаның абыйсы Һарун: «Ярый. Алтын алкаларыгызны салып, миңа китерегез»,— ди. Халык алкаларын алып килгәч, Һарун аларны эретеп алтын бозау ясый. «Менә, безне Мисырдан алып чыккан безнең Аллаһы!» — дип кычкыра халык һәм зур бәйрәм ясап, алтын бозауга табына.

Йәһвәнең моңа бик нык ачуы килә. Ул Мусага: «Тизрәк аска төш. Халык бик начар эш эшли. Алар минем кануннарымны онытты һәм алтын бозауга табына»,— дип әйтә.

Муса ашыга-ашыга таудан төшеп китә. Һәм менә нәрсә ул күрә: халык алтын бозау алдында җырлап бии! Мусаның ачуы чыга һәм ул кануннар язылган таш такталарны җиргә ташлый һәм алар ватыла. Аннан соң ул алтын бозауны алып эретә һәм аны тузан кебек вак итә.

Халык бик зур явызлык эшләгән. Шуңа күрә Муса берничә ир кешегә кылычларын алырга куша һәм: «Алтын бозауга табынган юньсез кешеләрне үтерегез»,— ди. Һәм алар 3 000 кешене үтерә. Әйе, без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш. Без башка бернинди дә ялган илаһларга табынмаска тиеш. Бу яктан үзебезне күзәтик.