Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 нчы хикәя

Кояш туктый

Кояш туктый

ЕШУАГА кара. Ул кояшка: «Тукта!» — дип әйтә, һәм кояш туктый. Кояш көне буе баемыйча тора. Бу Йәһвә эшләгән могҗиза! Ни өчен Ешуага кояш яктысы кирәк булган? Әйдә моны белик.

Кәнган иленең биш начар патшасы гаваонлыларга һөҗүм иткәч, алар Ешуага ярдәм сорап кеше җибәрәләр. Ул Ешуага ялварып болай ди: «Тизрәк кил! Безне коткар! Таулы илнең бар патшалары синең хезмәтчеләреңә каршы сугышырга дип килделәр».

Ешуа һәм аның сугышчылары аларга ярдәм итәргә китә һәм төне буе баралар. Алар Гаваонга килгәч, биш патшаның сугышчылары бик нык курка һәм кача башлый. Шунда Йәһвә күктән зур таш яудыра һәм бик күп дошман үлә. Шул хәтле дошманны хәтта Ешуа сугышчылары да үтерми.

Ешуа тиздән кояш батачагын күреп ала. Караңгы төшсә, биш начар патшаның күп кенә сугышчылары качып китәчәк. Шуңа күрә Ешуа Йәһвәгә дога кыла һәм: «Кояш — тукта!» — ди. Кояш туктый һәм исраиллеләр җиңеп чыга.

Кәнганда Аллаһы халкын нәфрәт иткән башка күп начар патшалар да бар. Бу җирдә яшәгән 31 патшаны юк итәр өчен, Ешуа белән аның сугышчыларына алты елга якын вакыт кирәк була. Шуннан соң Ешуа Кәнган җирен кабиләләргә бүлеп бирә.

Күп еллар үтә һәм Ешуа 110 яшендә үлә. Ешуа һәм аның дуслары исән чакта, халык Йәһвәне тыңлый. Ләкин бу яхшы кешеләр үлгәч, халык начар эшләр эшли башлый һәм аның авырлыклары башлана. Ул вакытта аларга чыннан да Аллаһының ярдәме кирәк була.