Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә

Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә

РӘСЕМДӘГЕ кечкенә малайны күрәсеңме? Ул шундый ягымлы, шулай бит? Аның исеме Шамуил. Ә аның башыннан сыйпап торучы кеше — Ели исемле Исраилнең иң баш рухание. Шамуил янында аның әтисе Елкана һәм әнисе Һанна басып тора. Алар аны Ели янына китергән.

Шамуилга әле дүрт-биш яшь чамасы гына. Шулай да ул Ели һәм башка руханилар белән бергә Йәһвәнең чатырында хезмәт итәчәк. Ни өчен соң Елкана белән Һанна кечкенә Шамуилны чатырда Йәһвәгә хезмәт итәргә бирәләр? Әйдә, моны белик.

Берничә ел элек Һанна бик нык кайгырып йөргән. Чөнки аның баласы булмаган, ә ул бик тә балалы булырга теләгән. Һәм бер көн Һанна Йәһвәнең чатыры янына килеп дога кыла: «И, Йәһвә, мине исеңә төшер! Син миңа ир бала бирсәң, мин аны сиңа хезмәт итәргә бирер идем».

Йәһвә Һаннаның догасына җавап бирә, һәм берничә айдан соң, аның Шамуил исемле улы туа. Һанна баласын бик нык ярата һәм кечкенәдән үк аңа Йәһвә турында белемнәр бирә башлый. Үзенең иренә ул: «Улыбыз Шамуил бераз үсеп, имчәктән аерылгач, мин аны Йәһвәгә хезмәт итәргә чатырга алып барачакмын»,— ди.

Һәм Елкана белән Һанна Шамуилны чатыр янына алып килә. Син моны рәсемдә күрәсең. Әти-әнисе Шамуилны яхшы тәрбияләгәннәр, шуңа күрә Шамуил Йәһвәнең чатырында хезмәт итә алачагына бик куана. Ел саен Елкана белән Һанна чатырга гыйбадәт кылу өчен һәм уллары белән очрашыр өчен киләләр. Һәм ел саен Һанна Шамуилга яңа җиңсез күлмәк алып килә.

Еллар үтә. Шамуил Йәһвә чатырында хезмәтен дәвам итә. Аны кешеләр дә, Йәһвә дә бик нык ярата. Ләкин иң баш рухани Елиның уллары — Офни белән Финеес начар кешеләр була. Алар күп явызлык эшләп, башкаларны да Йәһвәне тыңламаска котырталар. Ели аларга рухани булып хезмәт итәргә рөхсәт итмәскә тиеш, әмма ул алай эшләми.

Ләкин бу начар эшләргә карамастан, Шамуил Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Йәһвәне бик әз кеше чынлап ярата, шуңа күрә Аллаһы озак вакыт беркем белән дә сөйләшми. Ә Шамуил бераз үскәч, бер вакыйга була.

Шамуил чатырда йоклап ятканда аны ниндидер тавыш уята. Ул: «Мин монда,— дип җавап бирә дә, Ели янына йөгереп килә.— Син мине чакырдың һәм мин килдем»,— ди.

Әмма Ели: «Мин сине чакырмадым; бар ятып йокла»,— ди аңа. Һәм Шамуил йокларга китә.

Шунда тавыш аны икенче тапкыр: «Шамуил!» — дип чакыра. Шамуил торып, кабат Ели янына йөгереп бара. «Син мине чакырдың һәм мин килдем»,— ди. Ләкин Ели: «Улым, мин сине чакырмадым. Урыныңа барып ят»,— ди. Һәм Шамуил урынына барып ята.

Тавыш өченче тапкыр: «Шамуил!» — дип чакыра. Шамуил өченче тапкыр Ели янына йөгереп бара да: «Мин килдем, бу юлы син мине чыннан да чакыргансыңдыр»,— ди. Шунда Ели аны Йәһвә чакыра икәнен аңлый һәм Шамуилга болай ди: «Урыныңа барып ят та, тавыш тагын бер тапкыр чакырса: „Йәһвә, сөйлә, чөнки синең хезмәтчең сине тыңлый“,— дип әйт».

Йәһвә кабат чакыргач, Шамуил нәкъ шулай эшли. Йәһвә Шамуилга Ели белән аның улларына җәза бирәчәге турында әйтә. Соңрак Офни һәм Финеес филистиләр белән сугыш барганда үлә. Моның турында ишеткәч, Ели егылып төшә һәм муенын сындырып үлә. Шулай итеп, Йәһвәнең әйткән сүзләре үтәлә.

Шамуил үсә һәм Исраилнең соңгы хакиме була. Ул картайгач, халык: «Безнең өстән идарә итсен өчен, безгә патша сайлап куй»,— дип сорый. Шамуилның моны эшлисе килми, чөнки халыкның патшасы — Йәһвә. Әмма Йәһвә аңа халыкның сүзен тыңларга куша.