Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Һарунның таягы чәчәк ата

Һарунның таягы чәчәк ата

РӘСЕМГӘ кара. Таяк чәчәк аткан һәм аның җимешләре — бадәм чикләвекләре бар. Бу Һарунның таягы. Бер төн эчендә аның таягы чәчәк ата һәм анда чикләвекләр өлгерә! Ни өчен? Әйдә моны белик.

Исраиллеләр инде берникадәр вакыт чүлдә йөри. Кайбер кешеләр Муса җитәкче, ә Һарун иң баш рухани булмаска тиеш дип саный. Бу кешеләр арасында Корах, Датан, Абирам һәм 250 халык җитәкчесе дә бар. Алар Муса янына килеп: «Ни өчен сез үзегезне бездән югары куясыз?» — дип сорый.

Шунда Муса Корахка һәм аңа кушылган кешеләргә болай ди: «Иртәгә фимиам яндыра торган савытлар алыгыз һәм аларга фимиам салыгыз. Аннан соң Йәһвәнең чатыры янына килегез. Шунда Йәһвәнең кемне сайлаганын күрербез».

Икенче көнне Корах һәм аңа кушылган 250 кеше чатыр янына килә. Алар белән бергә аларны яклаучы башка күп кешеләр дә килә. Йәһвәнең бик нык ачуы чыга. Муса кешеләргә: «Бу юньсез кешеләрнең чатырлары яныннан читкә китегез. Аларның әйберләренә кагылмагыз»,— дип әйтә. Халык аның сүзен тыңлап, Корах, Датан һәм Абирамның чатырлары яныннан читкә китә.

Аннан соң Муса: «Йәһвәнең кемне сайлаганын менә ничек белерсез: җир ярылып китәр дә, бу юньсез кешеләрне йотар»,— ди.

Һәм җир ярылып китә. Корахның чатыры белән бар мал-мөлкәте һәм шулай ук Датан, Абирам һәм аларга кушылган бар кеше җир астына төшеп китә. Шуннан соң җир ябыла. Халык җир астына егылып төшүче кешеләрнең ачы тавышларын ишетеп: «Качыйк! Юкса безне дә җир йотар!» — дип кычкыра.

Ә Корах һәм аңа кушылган 250 кеше чатыр янында басып тора. Шунда Йәһвә ут җибәрә һәм алар барысы да һәлак була. Аннан соң Йәһвә Һарунның улы Эльязарга үлгән кешеләрнең фимиам яндыра торган савытларын җыеп алырга куша. Алардан корбан китерә торган урынны каплар өчен юка калай ясыйлар. Бу исраиллеләрнең исләренә шуны төшереп торырга тиеш: Йәһвәгә Һарун һәм аның улларыннан башка беркем дә иң баш рухани булып хезмәт итәргә тиеш түгел.

Әмма Йәһвә шуны ачык итеп күрсәтергә тели: ул рухани итеп Һарун һәм аның улларын гына сайлаган. Шуңа күрә Мусага болай дип әйтә: «Исраилнең һәрбер буын башлыгы үзенең таягын китерсен. Ә Леви буыныннан Һарун үз таягын алып килсен. Аннан соң бу таякларны чатырга, килешү сандыгы алдына куй. Мин рухани итеп сайлаган кешенең таягы чәчәк атачак».

Муса икенче көнне иртә белән килеп караса, Һарунның таягы чәчәк атып, җимеш биргән! Хәзер син ни өчен Йәһвә Һарунның таягын чәчәк аттырганын аңлыйсыңмы?