Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Исраилнең беренче патшасыннан алып Бабыл коллыгына кадәр

Исраилнең беренче патшасыннан алып Бабыл коллыгына кадәр

Исраилнең беренче патшасы итеп Шаул куела. Әмма Йәһвә аны кире кага һәм аның урынына Давытны сайлый. Аның турында без күп белербез. Яшь чагында ул Голиаф белән сугыша. Соңрак ул көнче Шаул патшадан качып йөри. Аннан соң гүзәл Әбигыя Давытны акылсыз эш кылудан тотып кала.

Шуннан соң без Давыт улы Сөләйман турында күп белербез. Ул Давыттан соң патшалык иткән. Исраилнең беренче өч патшасының һәрберсе 40 ел идарә иткән. Сөләйман үлгәннән соң, Исраил ике патшалыкка — төньяк һәм көньяк патшалыкка бүленә.

Ун кабиләдән торган төньяк патшалык 257 ел яшәп килгән һәм Ассирия иле аны җимергән. Тагын 133 ел үткәч, ике кабиләдән торган көньяк патшалык та юк ителгән. Исраиллеләрне Бабылга әсирлеккә алып китәләр. Шулай итеп, ДҮРТЕНЧЕ кисәктә тарихның 510 ел дәвамында булган бик күп кызыклы вакыйгалары турында сүз бара.

 

БУ КИСӘКТӘ

ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Шаул — Исраилнең беренче патшасы

Аллаһы иң беренче патша итеп Шаулны сайлый һәм аннан соң аңардан ваз кичә. Шаул мөһим сабак ала.

ИЛЛЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Давытны сайлый

Давыт эчендә нәрсәне Шамуил күрми, ә Аллаһы күрә?

ИЛЛЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт һәм Голиаф

Давыт Голиафны таш ату коралы белән генә түгел, ә Аллаһының көче белән җиңгән.

ИЛЛЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ни өчен Давыт качарга тиеш?

Шаул башта Давытны охшаткан, әмма аннары аны үтерергә тели башлаган. Ни өчен?

АЛТМЫШЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әбигыя белән Давыт

Әбигыя үз ирен ахмак дип атаса да, аның тормышын коткарып кала, ләкин вакытлыча гына.

АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт патша итеп куела

Давытның Исраил патшасы булырга әзер икәнлеге аның кылган-кылмаган эшләреннән ачык күренеп тора.

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт йортында кайгы

Бер генә хата кылып, ул үзенә һәм бөтен гаиләсенә кайгы китерә, һәм алар күп еллар дәвамында хатасының җимешләрен татып яши.

АЛТМЫШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Акыллы патша Сөләйман

Сөләйман чыннан да баланы икегә чабып бүләргә теләгәнме?

АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Сөләйман гыйбадәтханә төзи

Бик акыллы булса да, Сөләйман бер зур акылсызлык кылмакчы була.

АЛТМЫШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Патшалык бүленә

Йәробоам идарә итә башлагач, кешеләрне Аллаһы кануннарын бозып яшәргә этәрә.

АЛТМЫШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Изебел — явыз хатын патша

Теләгәненә ирешер өчен бу хатын бар нәрсәгә әзер.

АЛТМЫШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Еһошафат Йәһвәгә өметләнә

Ни өчен армиянең беренче сафында коралланмаган җырчылар сугышка барган?

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ике теретелгән бала

Берәрсе үлеп китсә, аны үледән терелтеп буламы? Андый хәлләрнең инде булганы бар!

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Бер кыз түрәгә булыша

Кызның сөйләргә кыюлыгы булган, нәтиҗәдә, могҗиза булган.

ҖИТМЕШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Юныс һәм зур балык

Юныс Йәһвәне тыңларга кирәк икәнлегенә өйрәнә.

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы оҗмах вәгъдә итә

Беренче оҗмах кечкенә булган, яңа дөньяда оҗмах бөтен җирдә булачак.

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Хизәкыйя патшага булыша

Бер төн эчендә бер фәрештә 185 000 Ассирия сугышчысын үтерә.

ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраилнең соңгы яхшы патшасы

Йошия яшүсмер чагында бер кыю эш кылган.

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Батыр кеше

Иремия бик яшь булганга пәйгамбәр була алмас дип уйлаган иде, әмма Аллаһы аның булдыра алганын белгән.

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бабылдагы дүрт егет

Алар туганнарыннан ерак булса да зур уңышларга ирешкән.

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Иерусалим җимерелә

Ни өчен Аллаһы Исраилнең дошманнарына — бабыллыларга Иерусалимны җимерергә юл куйган?