Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт йортында кайгы

Давыт йортында кайгы

ДАВЫТ Иерусалимда патшалык итә, һәм Йәһвә аңа күп җиңүләр бирә. Йәһвә исраиллеләргә Кәнган җирен бирергә вәгъдә иткән иде. Менә хәзер Йәһвә ярдәме белән барлык бу җирләр исраиллеләргә күчә.

Давыт — яхшы патша. Ул Йәһвәне ярата. Шуңа күрә ул беренче итеп Йәһвәнең килешү сандыгын Иерусалимга күчерә. Ул шулай ук килешү сандыгы өчен гыйбадәтханә төзергә тели.

Әмма берничә елдан соң Давыт бик начар эш эшли. Ул кеше әйберен алырга ярамый икәнен белә. Әмма бер кич ул патша сараеның түбәсеннән бик чибәр хатынны күреп ала. Аның исеме — Бирсәбия. Ул Давыт сугышчысы Үриянең хатыны.

Давыт Бирсәбияне үзенеке итәргә тели һәм аны үзенең сараена китерергә куша. Ул вакытта Бирсәбиянең ире сугыш кырында була. Давыт аның белән бергә ята, һәм Бирсәбия балага уза. Давыт бик нык борчыла һәм гаскәр җитәкчесе Җабка хат җибәрә: ул Үрияне үтерсеннәр өчен, аны сугышның иң куркыныч урынына куярга куша. Үрия үлгәч, Давыт Бирсәбиягә өйләнә.

Йәһвәнең Давытка бик нык ачуы чыга. Ул Давыт янына үзенең Натан исемле хезмәтчесен җибәрә, һәм ул Давытка син гөнаһ эшләдең ди. Бу рәсемдә Натанның Давыт белән сөйләшкәне күрсәтелгән. Давыт тәүбә итә, шуңа күрә Йәһвә аны үлемгә хөкем итми. Әмма Давытка болай ди: «Син шундый начар эш эшләгәнгә күрә, синең йортыңда бик күп кайгы булачак». Давыт кайгы артыннан кайгы күрә!

Башта Бирсәбиянең улы үлә. Шуннан соң Давытның беренче улы — Амнон үзенең сеңлесе Тамар белән калып, аны көчли. Давыт улы Абессаломның моңа бик нык ачуы килә, һәм ул Амнонны үтерә. Соңрак Абессалом күп кенә халыкны үзенә җыеп, үзен патша итә. Әмма ахыр чиктә Давытка каршы сугышта җиңелә һәм һәлак була. Әйе, Давыт бик күп кайгы күрә.

Шул арада Бирсәбиянең Сөләйман исемле улы туа. Давыт картая һәм каты авырый. Моны күреп, аның улы Адония әтисе урынына үзен патша итеп куймакчы була. Шунда Давыт рухани Садокка Сөләйманның башына, аның патша булачагын күрсәтер өчен, май агызырга куша. Озакламый, 70 яшендә, Давыт үлә. Ул Исраилдә 40 ел патшалык иткән, ә хәзер улы Сөләйман Исраилнең патшасы булып идарә итә башлый.