Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Иерусалим җимерелә

Иерусалим җимерелә

БАБЫЛ патшасы иң акыллы исраиллеләрне алып киткәннән соң 10 елдан артык вакыт үткән. Ә хәзер рәсемгә кара. Иерусалим яна, ә исән калган исраиллеләрне Бабылга әсир итеп алып китәләр.

Хәтерлисеңме, Йәһвә пәйгамбәрләре алдан нәрсә турында кисәткән иде? Аларның сүзләре төгәл үтәлде. Әмма Исраил халкы аларны тыңламаган. Алар Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылу урынына, үзсүзлеләнеп ялган илаһларга табынган. Шуңа күрә халыкка җәза бирелгән. Исраил халкының явыз эшләре турында Йәзәкил пәйгамбәр сөйли.

Кем соң ул Йәзәкил? Син беләсеңме? Аны Набуходоносор патша Бабылга әсир итеп алып киткән. Бу Иерусалим җимерелгәнче 10 елдан артык элек булган. Шул ук вакытта Данилны һәм аның өч дустын — Седрах, Мисах һәм Авденагоны да Бабылга алып киткәннәр.

Бабылда Йәһвә могҗиза итеп Йәзәкилгә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә башкарылган явыз эшләрне күрсәтә. Йәзәкил Бабылда калса да, Йәһвә аңа гыйбадәтханәдәге бар эшләрне күрсәтә. Йәзәкил коточкыч нәрсәләр күрә!

«Кара, халык гыйбадәтханәдә нинди начар эшләр эшли,— дип әйтә Йәһвә Йәзәкилгә.— Кара, стеналарга елан белән башка хайваннарның рәсемнәре ясалган, һәм Исраил халкы аларга табына!» Йәзәкил карый һәм барысын язып бара.

«Күрәсеңме, Исраил җитәкчеләре нинди яшерен эшләр эшли?» — дип сорый Йәһвә. Әйе, Йәзәкил аларны да күрә: бер урында 70 ир кеше басып тора. Алар ялган илаһларга табынып, болай диләр: «Йәһвә күрми. Ул илне калдырган».

Шуннан соң Йәһвә Йәзәкилгә берничә хатын-кызны күрсәтә. Алар гыйбадәтханәнең төньяк капкасы янында утыра. Алар анда ялган Фаммуз исемле илаһка табына. Хәзер Йәһвә гыйбадәтханә алдындагы 25 кә якын ир кешене күрсәтә. Йәзәкил караса, бу кешеләр көнчыгышка борылып кояшка табына!

«Бу халык мине хөрмәт итми,— ди Йәһвә.— Алар явызлык эшли һәм аны хәтта минем гыйбадәтханәмә килеп, монда эшлиләр!» Шуңа күрә ул мондый вәгъдә бирә: «Алар ачуымның көчен белерләр. Алар юк ителгәндә, мин аларны кызганмаячакмын».

Йәһвә Йәзәкилгә моны күрсәткәч өч елга якын вакыт үтә, һәм Исраил халкы Набуходоносор патшага каршы баш күтәрә. Ул аларга каршы чыга, һәм бер ел ярым үткәч, Бабыл сугышчылары Иерусалим стеналарын җимерә. Шәһәрне тулысынча яндырып бетерәләр. Халыкның күбесе үлә я Бабылга әсир итеп алына.

Ни өчен Исраил халкы зур бәлагә эләккән? Әйе, Йәһвә моны алар аны тыңламаганга һәм аның кануннарын үтәмәгәнгә рөхсәт иткән. Аллаһының сүзләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Бу бик мөһим!

Башта әз кешегә генә Исраил җирендә калырга рөхсәт ителә. Набуходоносор патша алар өстеннән Гадәли исемле яһүдне куя. Әмма тиздән берничә исраилле аны үтерә. Халык Бабыл сугышчылары килеп, аларны моның өчен үтерер дип курка, һәм Иремияне алып Мисырга качалар.

Исраил җирендә бер кеше дә калмый. Җитмеш ел анда беркем дә яшәми. Җир буш кала. Шулай да Йәһвә 70 елдан соң үзенең халкын бу җиргә кире кайтарачагы турында сүз бирә. Әмма әсирлектәге Аллаһы халкы Бабыл илендә нәрсә эшли? Әйдә, моны белик.