Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Давытны сайлый

Аллаһы Давытны сайлый

РӘСЕМГӘ кара. Нәрсә күрәсең? Бу малай сарык бәрәнен аюдан коткарып калган. Аю сарык бәрәнен алып китеп аны ашамакчы булган. Әмма малай аны куып җитеп, сарык бәрәнен аюдан коткарган. Аю арткы аякларына баскач, бу малай аны тоткан да һәм үтергән! Икенче юлы ул сарык бәрәнен арысланнан коткарып калган. Нинди кыю малай, шулай бит? Беләсеңме аның исемен?

Аның исеме Давыт. Ул Бәйтлехем шәһәрендә яши. Давытның бабасы Обид — Рут белән Богазның улы. Аларны хәтерлисеңме? Ә Давытның әтисе — Ишай. Давыт үз әтисенең сарык көтүләрен көтә. Ул, Йәһвә Шаулны патша итеп сайлап куйганнан соң, 10 ел үткәч туа.

Вакыт килгәч, Йәһвә Шамуилга: «Махсус майны ал да, Бәйтлехемдәге Ишай йортына бар. Мин аның улларының берсен патша итеп сайладым»,— ди. Шамуил Ишай улы Елиәфне күргәч, эченнән генә: «Йәһвә аны сайлагандыр»,— дип уйлый. Әмма Йәһвә: «Аның озын буйлы һәм матур булуына карама. Мин аны патша итеп сайламадым»,— ди.

Шунда Ишай Әминадав исемле улын чакыра да, аны Шамуил янына алып килә. Ләкин Шамуил: «Юк, аны да Йәһвә сайламады»,— ди. Ишай аның янына тагын бер улын, Самманы китерә. Шамуил: «Юк, аны да Йәһвә сайламады»,— ди. Ишай җиде улын да Шамуил каршына китерә, әмма Йәһвә аларның берсен дә сайламый. «Бар улларың да мондамы? — дип сорый Шамуил.

«Тагын берсе, иң кечкенәсе бар. Ләкин ул хәзер сарык көтүен көтеп йөри»,— дип җавап бирә Ишай. Шамуил янына Давыт исемле сөйкемле егетне алып килгәч, Йәһвә: «Менә ул. Майны аның башына агыз»,— ди. Шамуил шулай эшли дә. Әмма Давыт Исраилнең патшасы булганчы, берникадәр вакыт үтәргә тиеш.