Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Шаул — Исраилнең беренче патшасы

Шаул — Исраилнең беренче патшасы

РӘСЕМГӘ күз сал: Шамуил бу кешенең башына май агыза. Моны кеше патша итеп сайлана икәнен күрсәтер өчен эшләгәннәр. Йәһвә Шамуилга шулай эшләргә кушкан. Бу май — хуш исле, махсус май.

Шаул үзен патша булырга лаек түгел дип саный. Һәм Шамуилга болай дип әйтә: «Мин Исраилнең иң кечкенә Ибнеямин буыныннан. Ни өчен син мин патша булачакмын дисең?» Шаул үзен бөек дип санамый һәм үзен башкалардан югарырак куймый. Шуңа күрә ул Йәһвәгә ошый һәм ул аны патша итеп сайлый.

Әмма Шаул ярлы түгел, ул шулай ук ниндидер кечкенә кеше дә түгел. Ул бай гаиләдән, бик матур һәм озын буйлы ир кеше. Шаул Исраилдәге барлык кешеләрдән якынча 30 сантиметрга биегрәк! Ул шулай ук тиз йөгерә һәм бик көчле. Халык Йәһвәнең Шаулны патша итеп сайлаганына бик шатлана. Кешеләр: «Патша мәңге яшәсен!» — дип кычкыра башлый.

Исраилнең дошманнары әле дә көчле. Алар һаман да Исраил халкына бәлаләр китерә. Шаул патша итеп куелгач, тиздән Аммон халкы аларга каршы сугышка чыга. Әмма Шаул зур армия җыеп, бу дошманга каршы чыга һәм җиңә. Шуңа күрә халык патша итеп Шаул куелганына бик шатлана.

Исраил Шаул җитәкчелегендә бик күп дошманны җиңә. Шаулның Йонафан исемле кыю улы да бар. Ул да Исраилгә бик күп сугышларда җиңеп чыгарга ярдәм итә. Филистиләр әле дә Исраилнең иң явыз дошманнары булып кала. Бер көн берничә мең филистиле Исраил халкы белән сугышырга килә.

Шамуил Шаулга көтеп торырга куша. Ул килеп Йәһвәгә корбан — бүләк китерергә тиеш. Әмма Шамуил озак вакыт килми һәм Шаул филистиләр сугыш башлар дип куркып, үзе корбан китерә. Шамуил килгәч, Шаулны тыңламаганы өчен шелтәли һәм: «Йәһвә Исраилгә патша итеп икенче кешене куячак»,— ди.

Соңрак Шаул кабат буйсынмый. Шуңа күрә Шамуил: «Йәһвәгә иң яхшы сарыклардан бүләкләр китерүгә караганда, аны тыңлау яхшырак. Син Йәһвәгә буйсынмаганга күрә, ул сине Исраилнең патшасы итеп калдырмаячак»,— ди.

Бу вакыйгадан без бик күп сабаклар алабыз. Йәһвәне һәрвакыт тыңларга кирәк. Һәм Шаул кебек яхшы кеше дә үзгәреп, начар кешегә әйләнергә мөмкин. Ә безнең начар кеше буласы килми, шулай бит?