Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Хизәкыйя патшага булыша

Аллаһы Хизәкыйя патшага булыша

НИ ӨЧЕН бу кеше Йәһвәгә дога кыла? Син беләсеңме? Ни өчен ул бу хатларны корбан китерү урыны алдына җәеп салган? Бу кешенең исеме Хизәкыйя. Ул ике буынлы көньяк патшалыкның патшасы. Ул бик нык кайгыра. Ни өчен?

Чөнки Ассирия сугышчылары Исраилнең 10 буынлы төньяк патшалыгын юк иткәннәр. Моны Йәһвә рөхсәт иткән, чөнки ул җирдә яшәгән кешеләр бик начар булган. Һәм хәзер Ассирия армиясе ике буынлы патшалык белән сугышырга килгән.

Хизәкыйя патша яңа гына Ассирия патшасыннан хатлар алган һәм аларны Аллаһы алдына җәеп салган. Хатларда Йәһвәне мыскыллаучы, Хизәкыйяне сугышмыйча бирелергә чакыручы сүзләр язылган. Менә ни өчен Хизәкыйя: «И, Йәһвә, безне Ассирия патшасыннан коткар. Һәм бар халыклар син генә Аллаһы икәнен белер»,— дип дога кыла. Йәһвә Хизәкыйяне ишетерме?

Хизәкыйя — яхшы патша. Ул Исраилнең 10 буынлы патшалыгының явыз патшалары кебек түгел. Ул шулай ук үзенең әтисе явыз Ахаз патшадан да аерылып тора. Хизәкыйя Йәһвәнең барлык кануннарын да үтәргә тырыша. Шуңа күрә Хизәкыйя дога кылгач, Ишагыйя пәйгамбәр аңа Йәһвәнең сүзләрен җиткерә: «Ассирия патшасы Иерусалимга кермәячәк. Аның бер сугышчысы да шәһәр янына килмәячәк. Иерусалимга таба бер генә ук та атылмаячак».

Бу биттәге рәсемгә кара. Бу үлгән сугышчылар кем икәнен беләсеңме? Бу Ассирия солдатлары. Йәһвә үзенең фәрештәсен җибәргән, һәм ул бер төн эчендә 185 000 Ассирия сугышчысын үтергән. Шуңа күрә, Ассирия патшасы чигенеп, өенә кайтып китә.

Ике буынлы патшалык коткарыла, һәм халык бераз вакыт тынычлыкта яши. Әмма Хизәкыйя үлгәч, аның улы Манашше патшалык итә башлый. Ул үзе һәм аннан соң аның улы Аммон начар патша булалар. Шуңа күрә ил кабат җәбер-золым һәм мәрхәмәтсезлек белән тула. Аммон патшаны үз хезмәтчеләре үтерә, һәм ике буынлы патшалыкта аның улы Йошия патша булып идарә итә башлый.