Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ни өчен Давыт качарга тиеш?

Ни өчен Давыт качарга тиеш?

ДАВЫТ Голиафны үтергәч, армиянең баш җитәкчесе Әбинир аны Шаул янына алып килә. Шаул Давыттан бик канәгать. Ул аны үз армиясендә бер җитәкче итеп куя һәм патша йортында яшәргә калдыра.

Соңрак, филистиләр белән сугыш тәмамлангач, сугышчылар өйгә кайта. Шунда хатын-кызлар болай дип җырлый: «Шаул — меңне, ә Давыт — йөз меңне үтерде». Кешеләр Давытны күбрәк данлаганга күрә, Шаул аңардан көнләшә. Әмма Шаулның улы Йонафан Давыттан көнләшми. Ул Давытны, ә Давыт Йонафанны ярата. Шуңа күрә алар мәңгегә дус булырга вәгъдә бирәләр.

Давыт бик оста арфада уйный, һәм Шаулга аның уйнаган көйләре бик ошый. Әмма бер көн көнчелеге аркасында ул бик начар эш эшли. Давыт уйнап утырганда, Шаул сөңгесен алып Давытка ыргыта һәм: «Мин Давытны стенага кадаклап куям!» — ди. Давыт читкә тайпыла, һәм сөңге аңа кадалмый. Икенче юлы Шаул кабат Давытка сөңге ыргыта, әмма тидерә алмый. Шунда Давыт үзенә бик сак булырга кирәк икәнен аңлый.

Шаул нәрсә вәгъдә иткән иде? Хәтерлисеңме? Ул Голиафны үтергән кешегә үзенең кызын кияүгә бирәчәк дигән иде. Һәм Шаул Давытка кызын Милхуләне кияүгә бирәм ди. Әмма башта Давыт 100 филистине үтерергә тиеш дип әйтә. Нинди куркыныч таләп! Шаул филистиләр Давытны үтерәчәк дип өметләнә. Ләкин Давыт исән кала, һәм Шаул үз кызын Давытка кияүгә бирә.

Бер көн Шаул Йонафанга һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә Давытны үтерергә телим дип әйтә. Ләкин Йонафан әтисенә болай дип әйтә: «Давытка тимә. Ул сиңа бернинди дә начарлык эшләмәде. Киресенчә, ул сиңа һәрвакыт ярдәм итте. Ул Голиафны үтергәндә үзенең тормышын куркыныч астына куйды, һәм син моны күргәч шатланган идең».

Шаул үз улының сүзен тыңлый һәм Давытка бернинди зыян китермәскә вәгъдә бирә. Давыт Шаулның йортында үзенең хезмәтен дәвам итә. Әмма бер көн Давыт арфада уйнап утырганда, Шаул кабат сөңгесен ыргыта. Давыт читкә тайпыла да, сөңге стенага килеп кадала. Шаул инде өченче тапкыр сөңгесен ыргыта! Һәм Давыт үзенә качарга кирәк икәнен аңлый!

Ул төнне Давыт үз өенә кайта. Әмма Шаул Давытны үтерергә дип, аның артыннан берничә кеше җибәрә. Милхулә әтисенең планнары турында белә һәм үзенең иренә: «Бүген кич белән качып китмәсәң, иртәгә инде исән булмаячаксың»,— ди. Шул ук төнне Милхулә Давытка тәрәзә аша качып китәргә булыша. Һәм Давыт җиде ел чамасы, Шаулдан качып, бер җирдән икенче җирдә яшеренеп йөри.