Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ике теретелгән бала

Ике теретелгән бала

СИН үлеп, терелтелсәң, әниең нәрсә хис итәр иде? Ул чиксез бәхетле булыр иде! Әмма үлгән кеше яңадан яши аламы? Андый хәлнең булганы бармы?

Рәсемдәге ир кешене, хатын-кызны һәм кечкенә малайны күрәсеңме? Бу ир кеше — Ильяс пәйгамбәр. Хатын-кыз — Сарепта шәһәрендә яшәүче тол хатын, ә малай — аның улы. Бер көн бала авырый башлый. Аның хәле начарая бара, һәм ул үлә. Шунда Ильяс аның әнисенә: «Баланы миңа бир»,— ди.

Ильяс баланы өске бүлмәгә алып менә дә караватка сала. Шуннан соң ул дога кыла: «И, Йәһвә, баланы терелтче!» Шунда бала сулый башлый! Ильяс баланы әнисенә кайтара һәм: «Кара, синең балаң исән!» — дип әйтә. Менә ни өчен баланың әнисе шундый бәхетле.

Йәһвәнең икенче бөек пәйгамбәренең исеме Элиша. Ул — Ильясның ярдәмчесе. Әмма соңрак Йәһвә Элиша аша да бик күп могҗизалар эшли. Бер тапкыр Элиша Сонам шәһәренә бара. Анда бер хатын аңа бик күп яхшылык эшли. Соңыннан бу хатынның улы туа.

Бер тапкыр инде үскән бала әтисе янына басуга бара. Кинәт ул: «Минем башым авырта»,— дип кычкыра башлый. Аны өенә алып кайткач, ул үлә. Әнисе бик нык кайгыра! Ул шунда ук Элиша янына китә.

Элиша хатынның өенә килә һәм үлгән бала яткан бүлмәгә керә. Ул Йәһвәгә дога кыла һәм бала өстенә ята. Тиздән баланың тәне җылына башлый, һәм ул җиде тапкыр төчкерә. Әнисе бүлмәгә кереп исән баласын күргәч, бик нык шатлана!

Җир шарында бик күп кешеләр үлгән. Бу аларның гаиләләренә һәм дусларына күп кайгы китергән. Кешеләр үлгәннәрне терелтә алмый. Әмма Йәһвә терелтә ала. Ничек ул миллионлаган кешене терелтәчәк? Без моны соңрак белербез.