Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ КИСӘК

Бабыл әсирлегеннән алып Иерусалим стеналарын торгызганчыга кадәр

Бабыл әсирлегеннән алып Иерусалим стеналарын торгызганчыга кадәр

Бабыл әсирлегендә исраиллеләрнең иманы күп мәртәбә сынала. Седрах, Мисах һәм Авденагоны кызып торган мичкә ташлыйлар, әмма Аллаһы аларны коткара. Мидия һәм Фарсы иле Бабылны яулап ала. Шуннан соң, Данилны арысланнар янына чокырга ташлыйлар, әмма арысланнарның авызын каплап, Аллаһы аны бу юлы да коткара.

Ахыр чиктә исраиллеләрне Фарсы патшасы Кир азат итә. Алар Бабыл әсирлегендә 70 ел була һәм туган җирләренә кире кайталар. Иерусалимга кайткач, алар иң элек Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңадан торгыза башлый. Ләкин тиздән аларның дошманнары төзелешне туктата. Шуңа күрә Иерусалимга кайтып гыйбадәтханәне торгызып бетергәнчегә кадәр 22 елга якын вакыт үтә.

Шуннан соң без Езраның гыйбадәтханәне бизәр өчен Иерусалимга барганы турында белербез. Бу вакыйга гыйбадәтханәне төзеп бетергәч якынча 47 ел үткәннән соң була. Шуннан соң тагын 13 ел үтә, һәм Нихами Иерусалимның җимерелгән стеналарын торгызырга булыша. Тулаем алганда, БИШЕНЧЕ кисәктә тарихның 152 ел дәвамында булган вакыйгалары турында сүз бара.

 

БУ КИСӘКТӘ

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар баш имәячәк

Аллаһы өч тугры егетне утлы мичтән коткарырмы?

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кул стенага яза

Данил пәйгамбәр серле сүзләрнең мәгънәсен ачыклап бирә.

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Данил арысланнар чокырында

Данилны үлемгә хөкем итәләр, ул исән каламы?

СИКСӘНЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы халкы Бабылдан чыга

Фарсы патшасы Кир Бабылны яулап алып бер пәйгамбәрлек үтәгән. Шуннан соң ул тагын бер пәйгамбәрлекне үти.

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар Аллаһы ярдәменә таянган

Исраиллеләр Аллаһыга буйсынырга теләп кеше законын бозган. Аллаһы аларны фатихалаячакмы?

СИКСӘН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мардокәй һәм Эстер

Вәшти патшабикә матур булган. Шулай да Ахашверош аның урынына Эстерны патшабикә итеп куйган. Ник алай?

СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалим стеналары

Стеналарын торгызганда, эшчеләргә көне-төне кулларында кылыч белән калкын тотарга кирәк.