Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар Аллаһы ярдәменә таянган

Алар Аллаһы ярдәменә таянган

БАБЫЛДАН Иерусалимга озын юлны 50 меңгә якын кеше үтә. Ләкин туган җирләренә кайткач, алар Иерусалим урынына җимерекләр генә күрә. Монда беркем дә яшәми. Алар барысын яңадан төзергә тиеш була.

Иң беренче итеп алар Йәһвәгә бүләкләр, ягъни корбаннар, китерү урыны төзиләр. Берничә ай үткәч, алар гыйбадәтханәне төзи башлый. Әмма тирә-яктагы дошманнарга бу ошамый. Шуңа күрә алар төзелешне туктатыр өчен, исраиллеләрне куркытырга тырышалар. Ахыр чиктә алар Фарсының яңа патшасын төзелешне туктату турында закон чыгарырга мәҗбүр итә.

Еллар уза. Исраил халкының Бабылдан кайтуына 17 нче ел үтеп бара. Йәһвә үз пәйгамбәрләрен, Аггей белән Зәкәрияне җибәрә. Алар халыкны төзелешне дәвам итәргә чакыра. Халык Аллаһының ярдәменә таянып, бу пәйгамбәрләрнең сүзен тыңлый. Төзелеш эшләрен закон тыйса да, исраиллеләр кабат төзи башлый.

Шунда Фафнай исемле Фарсы хакиме килә һәм исраиллеләрдән: «Сезгә кем гыйбадәтханәне төзергә рөхсәт бирде?» — дип сорый. Исраиллеләр Кир патшаның: «Иерусалимга барып, Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәтханә төзегез»,— дигән боерыгын әйтеп бирә. Ул бу боерыкны алар әле Бабылда булганда биргән.

Фафнай Бабылга хат җибәрә. Кир ул вакытта инде үлгән була, шуңа күрә Фафнай бу боерыкны тикшереп чыгуларын сорый. Тиздән Фарсы иленең яңа патшасыннан җавап хаты килә. Ул Кир бу сүзләрне чыннан да әйтте дип яза. Һәм патша боерык бирә: «Исраиллеләр үзләренең Аллаһысына гыйбадәтханәне төзесеннәр. Ә сез аларга һәрьяктан ярдәм күрсәтегез». Якынча дүрт ел үткәч гыйбадәтханә төзелеп бетә, һәм исраиллеләр моңа бик куана.

Күп еллар үтә. Гыйбадәтханә төзелеп беткәнгә 48 елга якын вакыт үтә. Иерусалимдагы халык хәерчелектә яши. Шәһәр белән Аллаһының гыйбадәтханәсе дә бик ярлы күренә. Аллаһының гыйбадәтханәсен төзекләндерергә кирәк. Моның турында ул вакытта Бабылда яшәүче Езра исемле исраиллегә хәбәр итәләр. Беләсеңме нәрсә ул эшли?

Езра фарсы патшасы Артаксеркс янына бара, һәм бу игелекле патша аңа үзе белән Иерусалимга бик күп бүләкләр биреп җибәрә. Езра бу бүләкләрне Иерусалимга кадәр алып барырга булышсын дип Бабылда яшәүче исраиллеләргә мөрәҗәгать итә. Аның белән 6 меңгә якын кеше барырга ризалаша. Алар үзләре белән күп алтын, көмеш һәм кыйммәтле әйберләр алып бара.

Езра борчыла, чөнки юлда начар кешеләр бик күп. Бу кешеләр аларның алтын белән көмешләрен талап алып, үзләрен үтереп тә китәргә мөмкин. Шуңа күрә ул бөтен халыкны җыя һәм Йәһвәгә аларны Иерусалимга барганда сакласын дип дога кыла. Син моны рәсемдә күрәсең.

Йәһвә аларны саклый. Дүрт айдан соң алар исән-имин Иерусалимга барып җитә. Без бу очрактан шуны күрәбез: Йәһвә аның ярдәменә таянган кешеләрне саклый.