Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘНЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы халкы Бабылдан чыга

Аллаһы халкы Бабылдан чыга

МИДИЯ һәм Фарсы иле Бабыл белән инде ике ел идарә итә. Рәсемгә кара. Нәрсә күрәсең? Әйе, Исраил халкы Бабылдан чыгып бара. Ничек алар азат ителгән? Кем аларга китәргә рөхсәт иткән?

Фарсы патшасы Кир рөхсәт иткән. Кир туганчыга кадәр күп еллар элек Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәргә болай дип язарга куша: «Син мин теләгәнне эшләячәксең. Син шәһәрне яулап алачаксың. Аның капкалары ачык калачак». Нәкъ шулай була да. Бабылны Кир җитәкчелегендә яулап алалар. Ул төнне шәһәрнең капкалары ни өчендер ачык кала, һәм Мидия белән Фарсы иленең сугышчылары шәһәргә керә.

Йәһвәнең пәйгамбәре Ишагыйя Кир Иерусалим белән андагы гыйбадәтханәне яңадан төзергә әмер бирәчәк дип тә яза. Кир андый боерык бирәме? Әйе, бирә. Ул исраиллеләргә: «Хәзер үк Иерусалимга барып, үзегезнең Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәтханә төзегез»,— дип әйтә. Һәм исраиллеләр шулай эшли дә. Моны син рәсемнән күрә аласың.

Әмма Иерусалимга кадәр озын юл, 800 километр, үтәргә кирәк, һәм Бабылда яшәүче күп кенә исраиллеләр моны эшли алмый. Алар инде бик карт яки авырый. Кайберәүләр башка сәбәпләр аркасында бармый. Бара алмаган кешеләргә Кир болай ди: «Иерусалим белән аның гыйбадәтханәсен төзергә баручы кешеләргә алтын, көмеш һәм башка бүләкләр бирегез».

Шулай итеп, Иерусалимга кайтучыларга бик күп бүләкләр бирелә. Кир да аларга Йәһвәнең гыйбадәтханәсеннән алынган савыт-сабаларны бирә. Аларны Иерусалим җимерелгәндә Набуходоносор патша алып киткән иде. Халык үзе белән бик күп әйбер алып китә.

Исраиллеләр бу юлны дүрт ай эчендә үтәләр һәм билгеләнгән вакытка Иерусалимга кайтып җитәләр. Шәһәр җимерелеп, илнең кешесез калганына төгәл 70 ел вакыт үткән. Исраиллеләр үзләренең туган илләренә кайтсалар да, аларны бик зур кыенлыклар көтә. Без моны киләсе бүлектән белербез.