Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалим стеналары

Иерусалим стеналары

РӘСЕМГӘ кара. Күрәсеңме монда нәрсә эшлиләр? Исраиллеләр Иерусалим стеналарын торгызалар. 152 ел элек Набуходоносор патша Иерусалимны җимергән һәм аның стеналарын ватып, шәһәр капкаларын яндырган. Беренче исраиллеләр Бабылдан кайткач, алар яңа стеналар төземәгән.

Стенасыз шәһәрдә яшәүче кешеләр үзләрен ничек хис иткән? Син ничек уйлыйсың? Алар куркып яшәгән, чөнки дошманнар килеп, аларга һөҗүм итә алган. Һәм менә Нихами халыкка яңа стеналар төзергә ярдәм итә. Нихаминең кем икәнен беләсеңме?

Нихами Шушан шәһәреннән килгән бер исраилле. Анда шулай ук Мардокәй белән Эстер дә яши. Нихами патша сараенда хезмәт итә, һәм ул Мардокәй һәм патша хатыны Эстер белән яхшы таныштыр. Әмма Изге Язмаларда, Нихами турында ул Эстернең ире Ахашверош патша идарә иткән вакытта хезмәт итә дип әйтелми. Ул аннан соң килгән башка Ахашверош патша вакытында хезмәт итә.

Хәтерлисеңме: Ахашверош яхшы патша, һәм ул Езрага Иерусалимдагы гыйбадәтханәне төзекләндерер өчен акча биргән. Әмма Езра шәһәрнең стеналарын торгызмый. Ни өчен соң Нихами моны эшләгән? Әйдә моны белик.

Ахашверош Езрага гыйбадәтханәне төзекләндерү өчен акча биргәннән соң, 13 ел үтә. Ул вакытта Нихами Ахашверош патшага баш шәрабчы булып хезмәт итә. Ул патшага шәраб китерә һәм аны беркем дә агуламасын өчен күзәтеп тора. Бу бик җаваплы эш.

Бер көн Нихаминең хәлләрен белер өчен Исраил җиреннән аның абыйсы Ханани һәм аның белән бергә тагын берничә кеше килә. Алар исраиллеләрнең авырлыклары турында сөйли һәм Иерусалим стеналары әле дә җимерек дип хәбәр итә. Нихами бик нык кайгыра һәм бу турыда Йәһвәгә дога кыла.

Бер көн патша Нихаминең бик нык кайгылы икәнен күреп: «Син нигә шундый кайгылы?» — дип сорый. Нихами Иерусалим авыр хәлдә һәм аның стеналары җимерек дип әйтә. «Син нәрсә телисең соң?» — дип сорый патша.

«Миңа стеналарны торгызу өчен Иерусалимга барырга рөхсәт бир»,— ди Нихами. Ахашверош игелекле патша, һәм ул Нихамине җибәрә. Ул аңа шулай ук төзелеш өчен кирәкле булган агач сатып алырга булыша. Иерусалимга килгәч, Нихами халыкка үзенең планнары турында сөйли. Халык аны хуплый һәм: «Төзелешне башлыйбыз»,— диләр.

Исраил дошманнары стеналар әкрен генә күтәрелә икәнен күргәч: «Әйдәгез, аларны үтерик һәм төзелешне туктатыйк»,— диләр. Бу турыда белгәч, Нихами төзүчеләргә кылыч һәм калканнар тарата. Ул аларга болай ди: «Дошманнарыбыздан курыкмагыз. Үз кардәшләрегез, балаларыгыз, хатыннарыгыз һәм йортларыгыз өчен сугышыгыз».

Халык бик батыр. Алар көне-төне корал тотып, төзелешне дәвам итәләр. 52 көн эчендә стеналар төзелеп бетә. Хәзер халык үзен куркынычсыз хис итә. Нихами белән Езра халыкны Аллаһы кануннарына өйрәтә. Кешеләр бик бәхетле.

Әмма тормыш Бабыл коллыгына кадәрге тормыш кебек түгел. Халык белән Фарсы патшасы идарә итә, һәм халык аңа хезмәт итәргә тиеш. Әмма Йәһвә яңа патша җибәрәчәкмен дип вәгъдә бирә. Ул кешеләргә тынычлык алып киләчәк. Кем соң бу патша? Ничек ул җирдә тынычлык урнаштырыр? 450 елга якын вакыт үткәч кенә бу сорауларга җавап бирелә. Ул елны кешелек тарихында бик мөһим кеше туа. Бу турыда киләсе хикәядән белербез.