Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кул стенага яза

Кул стенага яза

РӘСЕМДӘ син нәрсә күрәсең? Монда зур мәҗлес бара. Бабыл патшасы меңләгән атаклы кунак чакырган. Өстәлдә Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсеннән алып чыгылган алтын һәм көмеш савыт-сабалар тора. Кешеләр аларны ашап-эчәр өчен куллана. Бер вакыт һавада кеше кулы күренә һәм стенага яза башлый. Кешеләр куркып карап тора.

Бу вакытта Набуходоносорның оныгы Балтасар патшалык итә. Ул үзе янына акыл ияләрен чакырырга куша. «Кем шушы язуны укып, аның мәгънәсен аңлатып бирсә, патшадан күп бүләк алачак, һәм ул патшалыкта өченче хаким булачак»,— ди патша. Әмма акыл ияләренең берсе дә стенадагы язуны укый да, мәгънәсен аңлатып та бирә алмый.

Бу шау-шуны ишетеп, залга патшаның әнисе керә. «Курыкма,— ди ул патшага,— патшалыкта изге илаһларны белгән кеше бар. Синең бабаң Набуходоносор патшалык иткәндә, ул бу кешене бөтен акыл ияләре өстеннән җитәкче итеп куйган иде. Аның исеме Данил. Аны чакырырга куш, һәм ул барысын аңлатып бирер».

Данилны шунда ук алып киләләр. Ул бүләкләрдән баш тарта һәм бер вакыйганы сөйләп бирә. Бер тапкыр Йәһвә Балтасарның бабасын, Набуходоносорны, патшалык итүдән читләштергән. Ни өчен? «Ул бик горур кеше иде,— дип аңлата Данил,— шуның өчен Йәһвә аңа җәза бирде».

«Ә син,— ди Данил Балтасарга,— Набуходоносор белән булганны белә торып, горур булып киттең. Син Йәһвәнең гыйбадәтханәсеннән алып чыгылган савыт-сабалардан шәраб эчтең. Агач һәм таштан ясалган илаһларны данладың, ә Бөек Барлыкка Китерүчене данламадың. Шуның өчен Аллаһы бу кулга шушы сүзләрне язарга кушкан.

Монда: „МЕНЕ, МЕНЕ, ТЕКЕЛ һәм УПАРСИН“,— дип язылган ди Данил.

МЕНЕ дигән сүз менә нәрсә аңлата: Аллаһы синең патшалык итү көннәреңне исәпләп, аларга ахыр билгеләде. ТЕКЕЛ дигән сүз сине үлчәүгә салып үлчәделәр һәм яраксыз дип таптылар дигәнне аңлата. Ә УПАРСИН дигән сүз синең патшалыгың Мидия һәм Фарсы халыкларына биреләчәк дигәнне аңлата.

Данил сөйләгән вакытта Мидия һәм Фарсы сугышчылары Бабылга һөҗүм итә. Алар шәһәрне яулап алалар, ә Балтасарны үтерәләр. Стенага язылган сүзләр шул ук төнне үтәлә! Ә исраиллеләр белән нәрсә булыр? Без тиздән бу турыда белербез, ә хәзер Данил белән булганны карап чыгыйк.