Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мардокәй һәм Эстер

Мардокәй һәм Эстер

Ә ХӘЗЕР әйдә Езра Иерусалимга әле барганчы булган бер вакыйганы карап чыгыйк. Ул вакытта Мардокәй белән Эстер яши. Алар Фарсы патшалыгында иң күренекле исраиллеләр. Эстер — патша хатыны, ә аның туганнан туган абыйсы Мардокәй — патшадан соң икенче кеше. Ничек алар шундый югары урынга утырган? Әйдә моны белик.

Эстернең әти-әнисе ул әле бәләкәй булган чакта вафат була, һәм аны Мардокәй тәрбияләп үстерә. Фарсы патшасы Ахашверош сарае Шушан шәһәрендә урнашкан була, ә Мардокәй шул сарайда хезмәт итә. Бер көн патшаның хатыны Вәшти аңа буйсынмый, һәм патша үзенә яңа хатын сайлап ала. Беләсеңме кемне ул сайлый? Ул үзенә хатын итеп яшь чибәр Эстерне ала.

Рәсемгә кара. Күрәсеңме бар кеше дә бер тәкәббер кешегә баш иеп тора? Бу кешенең исеме Һәмән. Ул Фарсы илендә бик күренекле кеше. Әмма рәсемдә баш ими торган кеше күрсәтелгән. Бу Мардокәй. Һәмән аның да үзенә баш июен тели. Әмма Мардокәй моны эшләргә теләми. Ул мондый начар кешегә баш ию дөрес түгел дип саный. Һәмәннең ачуы чыга, һәм ул менә нәрсә эшли.

Һәмән патшага исраиллеләр турында мондый ялган сүзләр әйтә: «Алар начар кешеләр, алар синең законнарыңа буйсынмый. Аларны үтерергә кирәк». Ахашверош үзенең хатыны Эстернең исраилле икәнен белми. Шуңа күрә ул Һәмәннең сүзен тыңлап, билгеләнгән бер көнне барлык исраиллеләрне дә үтереп бетерү турында закон чыгара.

Бу турыда белгәч, Мардокәй бик нык кайгыра. Ул Эстергә: «Патшага хәбәр ит. Безне коткаруын сора»,— ди. Чакырылмаган килеш патша янына керү Фарсы законын бозу дип санала. Әмма Эстер чакырусыз патша янына бара. Патша Эстерне күргәч, аны үтермәсеннәр өчен, үзенең алтын таягын суза. Эстер патша белән Һәмәнне зур мәҗлескә чакыра. Мәҗлестә патша Эстердән аның теләген сорый. Шунда Эстер патша белән Һәмәнне икенче көнне тагын бер мәҗлескә чакыра.

Икенче мәҗлес барган вакытта, Эстер патшага: «Мине һәм минем халкымны үтерәчәкләр»,— ди. Патша бик нык ачуланып: «Кемнең мондый эшкә кулы күтәреләчәк?» — дип сорый.

«Бу явыз кеше — дошман Һәмән!» — ди Эстер.

Патшаның тагы да ныграк ачуы чыга. Ул Һәмәнне үтерергә куша. Ә Мардокәйне үзеннән соң икенче кеше итеп куя. Шунда Мардокәй икенче закон чыгара. Бу закон буенча, исраиллеләргә үзләрен якларга рөхсәт ителә. Хәзер Мардокәй күренекле кеше, шуңа күрә күп кенә кеше исраиллеләргә булыша, һәм алар котылып кала.

Изге Язмаларның Эстер китабы.