Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Патша булып керә

Гайсә Патша булып керә

ГАЙСӘ, юл читендә хәер сорап утыручы ике сукыр кешене савыктыргач, Иерусалим янындагы бер кечкенә авылга килә. Шунда ул ике шәкертенә болай ди: «Авылга барыгыз һәм анда ишәк баласын күрерсез. Аны чишеп, минем янга китерегез».

Ишәк баласын китергәч, Гайсә аңа атлана да, Иерусалимга таба китә. Шәһәр янында аны зур халык төркеме каршы ала. Күп кешеләр өске киемнәрен салып, юл өстенә җәяләр. Башкалар пальма ботакларын кисеп, юлга салалар. Алар шатлык белән: «Йәһвә исеме хакына килүче патшаны Аллаһы фатихаласын!» — дип кычкыралар.

Элекке заманнан килгән бер йола бар: халыкка үзен күрсәтергә теләгән яңа патша Иерусалимга ишәк баласына атланып керә торган була. Гайсә нәкъ шулай эшли дә. Ә халык Гайсәнең үзләре өстеннән патша булуын тели икәнен күрсәтә. Әмма кайбер кеше моңа каршы. Без моны гыйбадәтханәдә булган вакыйганы карап чыккач белербез.

Гайсә гыйбадәтханәгә килгәч, сукыр һәм гарип кешеләрне савыктыра. Моны күргән балалар Гайсәне кычкырып данлый. Моңа руханиларның ачулары чыга, һәм алар Гайсәдән: «Балаларның нәрсә әйткәнен ишетәсеңме?» — дип сорыйлар.

«Әлбәттә, ишетәм,— ди Гайсә.— Әллә сез Изге Язмаларда: „Балалар авызыннан Аллаһы мактау әйттерер“,— дип язылган сүзләрне укымадыгызмы?» Һәм балалар Аллаһы билгеләгән патшаны данлауларын дәвам итәләр.

Без дә бу балалар кебек булырга телибез, шулай бит? Бәлкем, кешеләр безгә Аллаһы патшалыгы турында сөйләргә комачаулыйдыр. Әмма Гайсәнең киләчәктә кешеләр өчен эшләячәк барлык искиткеч эшләре турында сөйләвебезне дәвам итсәк, без дөрес эшләрбез.

Гайсә җирдә яшәгәндә, ул патша булып идарә итмәгән, чөнки моңа әле вакыт җитмәгән. Ә кайчан ул патша булып идарә итә башлаячак? Моны Гайсәнең шәкертләре дә белергә тели. Бу турыда без киләсе бүлектән белербез.