Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Хатын-кыз белән кое янында

Хатын-кыз белән кое янында

САМАРЕЯДӘ Гайсә кое янында ял итәргә туктый, ә шәкертләре шәһәргә ризык алып килергә китә. Шунда Гайсә су алырга килгән бер хатын белән сөйләшә. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— ди.

Хатын моңа бик нык гаҗәпләнә. Беләсеңме ни өчен? Чөнки Гайсә — яһүд, ә хатын — самареяле. Яһүдләрнең күбесе самареялеләрне яратмый һәм алар белән хәтта сөйләшми дә! Әмма Гайсә бар кешеләрне дә ярата. Шуңа күрә ул: «Әгәр син кем синнән су эчәргә сорый икәнен белсәң, син үзең аңардан су сорар идең, һәм ул сиңа яшәү бирә торган су бирер иде»,— ди.

«Әфәндем, кое тирән бит,— дип гаҗәпләнә хатын.— Ә синең суны чумырып алырга бернәрсәң дә юк. Яшәү бирә торган суны син ничек алырсың?»

«Син бу коедагы суны эчсәң, тагын эчәсең килер,— дип аңлата Гайсә.— Ә мин биргән су кешегә мәңгелек тормыш бирәчәк».

«Әфәндем, миңа шул суны бирче! — дип сорый хатын.— Һәм мин беркайчан да сусамас идем. Миңа монда су алырга да киләсе булмас иде».

Хатын Гайсә гади су турында әйтә дип уйлый. Әмма ул Аллаһы һәм аның патшалыгы турындагы хакыйкать хакында сөйли. Бу хакыйкать яшәү бирә торган су кебек. Ул кешегә мәңгелек тормыш бирә ала.

Шунда Гайсә хатынга: «Бар, иреңне чакыр да, монда кил»,— ди.

«Минем ирем юк»,— ди хатын.

«Син дөресен әйттең,— ди аңа Гайсә.— Чөнки синең биш ирең бар иде, ә хәзер синең белән бергә яшәгән кеше сиңа ир түгел».

Боларның барысы да дөрес, шуңа күрә хатын бик нык гаҗәпләнә. Әмма Гайсә бу хатын турында кайдан белгән? Гайсә — вәгъдә ителгән Аллаһы хәбәрчесе. Һәм моны аңа Аллаһы ача. Шул арада Гайсәнең шәкертләре кайта, һәм алар бик нык гаҗәпләнә, чөнки Гайсә самареяле хатын белән сөйләшә.

Безнең өчен нинди сабак? Гайсә бар милләт кешеләренә игелекле. Без дә шундый булырга тиеш. Кеше башка милләттән булса да, без аны начар кеше дип санарга тиеш түгел. Гайсә барлык кешеләрнең дә мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне белүләрен тели. Бездә дә кешеләрне хакыйкатькә өйрәтү теләге булырга тиеш.