Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

КАРА: бу яшь кенә малай олылар белән сөйләшә. Алар — Иерусалимдагы Аллаһының гыйбадәтханәсендәге укытучылар. Ә бу яшүсмер — Гайсә. Ул инде үсеп җиткән. Аңа 12 яшь.

Укытучылар бик нык гаҗәпләнә, чөнки Гайсә Аллаһы һәм Изге Язмалар турында шулкадәр күп белә. Әмма ни өчен монда Йосыф белән Мәрьям юк? Кайда алар? Әйдә, моны белик.

Һәр елны Йосыф гаиләсе белән Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә килә. Насара шәһәре Иерусалимнан ерак, һәм ул вакытта машиналар да һәм поездлар да әле булмаган. Шуңа күрә күпчелек кеше җәяү бара һәм якынча өч көннән соң Иерусалимга барып җитә.

Хәзер Йосыфның гаиләсе зур. Шуңа күрә аңа Гайсәнең кечкенә энеләре белән сеңелләрен дә карарга кирәк. Бәйрәмнән соң Йосыф белән Мәрьям балаларын алып, өйләренә, ерак Насарага, китәләр. Алар Гайсә башкалар белән кайта торгандыр дип уйлый. Әмма бер көнлек юл үтеп туктагач, алар Гайсәне таба алмый. Ул танышлар һәм туганнар арасында да юк! Шуңа күрә алар кире Иерусалимга китәләр һәм Гайсәне анда эзлиләр.

Һәм алар Гайсәне шушы укытучылар янында таба. Ул аларны игътибар белән тыңлап, сораулар биреп утыра. Барысы да аның тирән акылына хәйран кала. Әмма Мәрьям: «Улым, ни өчен син безнең белән болай эшләдең? Без әтиең белән бик кайгырып сине эзләп йөрдек»,— ди. «Сез мине нигә эзләдегез? — дип гаҗәпләнә Гайсә.— Атам йортында булырга тиеш икәнемне әллә белмәдегезме?»

Әйе, Гайсә Аллаһы турында белем бирелә торган урында булырга ярата. Бездә дә андый ярату булырга тиеш түгелме? Һәр атна Гайсә туган ягында, Насарада, гыйбадәт кылу очрашуларына йөри. Һәрвакыт игътибарлы булганга күрә, ул Изге Язмаларны бик яхшы белә. Без дә Гайсә кебек булырга тырышыйк.