Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә бикләнгән ишек аша бүлмәгә керә

Гайсә бикләнгән ишек аша бүлмәгә керә

ПЕТЕР белән Яхъя Гайсәнең гәүдәсе яткан кабер яныннан китәләр, һәм Мәрьям үзе генә кала. Ул елый. Шуннан соң, алдагы рәсемнән күргәнебезчә, ул иелеп кабер эченә карый. Һәм анда ике фәрештәне күрә! Алар Мәрьямнән: «Ни өчен син елап торасың?» — дип сорый.

«Раббыны кабердән алып киткәннәр, ә кайда икәнен мин белмим»,— ди ул. Шуннан соң ул артына борылып карый һәм бер кешене күрә. Ул кеше Мәрьямнән: «Син кемне эзлисең?» — дип сорый.

Мәрьям аны бакчачыга охшата һәм ул Гайсә гәүдәсен алгандыр дип уйлый. Шуңа күрә ул: «Әгәр син аның гәүдәсен алгансың икән, кайда аны куйдың, әйтче»,— ди. Әмма бу кеше бакчачы түгел, ул — Гайсә үзе. Ул башка тәндә, шуңа Мәрьям аны танымый. Гайсә Мәрьямгә исеме белән дәшә, һәм Мәрьям Гайсәне таный. Мәрьям шәкертләр янына чабып килә дә: «Мин Раббыны күрдем!» — дип әйтә.

Шул ук көнне ике шәкерт Эммаус исемле бер авылга бара. Алар янына бер кеше килә. Шәкертләр Гайсә үлгәнгә бик нык кайгыралар. Әмма барганда бу кеше аларга Изге Язмалардан бик күп нәрсәләрне аңлата, һәм аларга җиңелрәк булып китә. Капкалап алыр өчен бер җирдә туктагач, шәкертләр бу кеше Гайсә икәнен аңлый. Шунда Гайсә югала, ә шәкертләр кире Иерусалимга таба йөгерә. Алар бу турыда рәсүлләргә хәбәр итәргә тели.

Шул вакытта Гайсә Петергә дә күренә. Моның турында ишетеп, башка шәкертләр дә бик шатлана. Шуннан соң теге ике шәкерт, Иерусалимга килеп, рәсүлләрне эзләп табалар. Алар да юлда Гайсәне күргәннәре хакында сөйләп бирә. Һәм алар шуның турында сөйләп торганда, беләсеңме нәрсә була?

Рәсемгә күз сал. Бүлмә ишеге бикле булса да, бүлмә эченә Гайсә керә. Шәкертләр бик шат! Чыннан да гаҗәеп көн! Ничә тапкыр Гайсә үз шәкертләренә күренә? Син санап чыга аласыңмы? Биш тапкыр булып чыктымы?

Гайсә шәкертләренә күренгәндә, алар арасында Томас исемле рәсүл булмый. Шуңа күрә шәкертләр аңа: «Без Раббыны күрдек!» — дип сөйлиләр. Әмма Томас, Гайсәне үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмаячакмын ди. Һәм сигез көн үткәч шәкертләр тагын бер бүлмәгә җыелып, ишекне бикләп куялар. Бу юлы Томас та бар. Кинәт бүлмәгә Гайсә керә. Хәзер инде Томас та ышана.