Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Петер Көрнили янына килә

Петер Көрнили янына килә

РӘСЕМДӘ басып торган өч кешене күрәсеңме? Берсе — рәсүл Петер, ә артында торган ике кеше — аның дуслары. Әмма ни өчен бу кеше Петернең алдына тезләнгән? Алай эшләргә ярыймы? Беләсеңме кем бу кеше?

Аның исеме Көрнили. Ул Рим гаскәренең йөзбашы. Көрнили Петер белән таныш түгел, әмма аңа Петерне өенә чакырырга кушканнар. Ничек бу шулай булган соң? Әйдә моны белик.

Гайсәнең беренче шәкертләре яһүд милләтеннән сайлана. Көрнили яһүд түгел. Әмма ул Аллаһыны ярата, аңа дога кыла һәм кешеләргә бик күп яхшылык эшли. Һәм бер көн көндез аның янына бер фәрештә килә һәм болай ди: «Аллаһы сине хуплый, һәм ул синең догаларыңа җавап бирергә тели. Хезмәтчеләреңне Петер дигән кеше артыннан җибәр. Хәзер ул Яфуда, диңгез янында яшәүче Шимунның өендә».

Көрнили Петерне чакырырга кешеләр җибәрә. Икенче көнне хезмәтчеләр Яфуга килгәндә, Петер Шимунның өенең яссы түбәсендә утыра. Аллаһы Петергә күктән төшеп килүче зур ашъяулык күрсәтә. Аның эчендә һәртөрле хайваннар була. Аллаһының кануны буенча, бу хайваннар ашау өчен хәрәм дип санала. Әмма бер тавыш: «Петер, тор, суеп аша»,— ди.

«Юк! — дип җавап бирә Петер.— Минем беркайчан да хәрәм нәрсә ашаганым юк». Әмма тавыш Петергә: «Аллаһы хәзер чиста дип игълан иткән нәрсәне башка хәрәм дип атама»,— ди. Тавыш Петер белән өч тапкыр сөйләшә. Петер бу нәрсә аңлата икәнен төшенми. Шул вакыт Көрнили җибәргән кешеләр килә һәм Петерне сораша башлыйлар.

Петер, түбәдән төшеп, үзе янына килгән кешеләрдән: «Сез эзләгән кеше мин. Нинди эш белән килдегез?» — дип сорый. Алар фәрештәнең Көрнилигә әйткән сүзләрен сөйләп бирәләр. Петер алар белән барырга ризалаша. Икенче көнне Петер һәм берничә дусты Көрнили янына Кайсариягә китә.

Көрнили исә үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыя һәм Петерне каршы алырга чыга. Күрәсеңме, ул Петер алдына тезләнгән? Әмма Петер: «Тор, мин гади кеше генә»,— ди. Әйе, Изге Язмаларда кеше алдында тезләнеп, аңа табынырга ярамый дип әйтелә. Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга кирәк.

Петер җыелган бар кешегә вәгазьли һәм болай ди: «Аллаһы үзенә хезмәт итәргә теләгән кешеләрнең барысын да кабул итә икәнен мин күреп торам». Ул әле сөйләп торганда, Аллаһы үзенең изге рухын җибәрә, һәм кешеләр төрле телләрдә сөйләшә башлый. Петер белән бергә килгән яһүд шәкертләре, Аллаһы үз мәрхәмәтен яһүдләргә генә күрсәтә дип уйлаганга, моңа бик нык гаҗәпләнәләр. Алар Аллаһының бер милләтне башка милләттән өстенрәк санамаганын күрәләр. Без дә моны һәрвакыт истә тотарга тиеш.