Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Эстефәнне ташлар атып үтерәләр

Эстефәнне ташлар атып үтерәләр

РӘСЕМДӘГЕ тезләнеп торган кешенең исеме Эстефән. Ул — Гайсәнең тугры шәкерте. Әмма башка кешеләр нәрсә эшли? Алар аңа ташлар ата! Ни өчен алар аны шулхәтле нык нәфрәт итә? Әйдә моны белик.

Аллаһы Эстефәнгә искиткеч могҗизалар эшләргә булыша. Аның шул эшләре бу кешеләргә ошамый. Һәм алар: «Эстефән кешеләрне ялганга өйрәтә»,— дип аны гаеплиләр. Әмма Аллаһы Эстефәнгә бик зур акыллылык бирә, һәм Эстефән бу кешеләр үзләре ялганга өйрәтә икәнен күрсәтә. Моңа аларның бик каты ачулары чыга. Алар Эстефәнне тотып алалар да кешеләр җыялар. Бу кешеләр аңа яла яга.

Иң баш рухани Эстефәннән: «Бу дөресме? — дип сорый. Эстефән сорауга җавап итеп Изге Язмаларга нигезләнгән нотык сөйли. Үз нотыгының ахырында ул элекке заманда явыз кешеләр Йәһвә пәйгамбәрләрен нәфрәт иткән дип әйтә. Шуннан соң ул: «Сез шул кешеләр кебек. Сез Аллаһы хезмәтчесен, Гайсәне, үтердегез һәм Аллаһы кануннарына буйсынмыйсыз»,— ди.

Дин җитәкчеләре үз ачуларын башка тыеп тора алмый! Ачудан алар тешләрен шыкырдата. Ә Эстефән башын күтәреп күккә карый да: «Карагыз! Мин күктә, Аллаһының уң ягында, басып торучы Гайсәне күрәм»,— ди. Бу сүзләрне ишетеп, кешеләр колакларын каплый һәм Эстефәнгә ташлана. Алар аны тотып, шәһәр читенә өстерәп чыгаралар.

Монда алар үз киемнәрен салып, Шаул исемле бер яшь егеткә карап торырга кушалар. Рәсемдә Шаулны күрәсеңме? Шуннан соң аларның берничәсе Эстефәнгә ташлар ата. Ә Эстефән, бу рәсемдә күрсәтелгәнчә, тезләнеп Аллаһыга дога кыла: «Йәһвә, аларны бу явыз эшләре өчен җәзалама». Ул аларның кайберләрен дин җитәкчеләре алдаган икәнен белә. Шуннан соң Эстефән үлә.

Берәр кеше сиңа явызлык эшләсә, син дә аңа үч итеп начарлык эшләргә тырышасыңмы? Яки син Аллаһыдан аңа зыян китерсен дип сорыйсыңмы? Әмма Эстефән дә, Гайсә дә алай эшләмәгән. Алар хәтта үзләренә явызлык эшләгән кешеләргә дә яхшылык эшләргә тырышкан. Әйдәгез без дә аларның үрнәге буенча эшләргә тырышыйк.