Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бар явызлык юкка чыга

Бар явызлык юкка чыга

РӘСЕМДӘ нәрсә күрсәтелгән? Әйе, ак атларга атланган җайдаклар армиясе. Әмма нәрсә өстеннән алар чабып килә? Болытлар өстеннән! Әмма күктә атлар яшимени?

Юк, шуңа күрә бу гади атлар түгел. Чөнки гади атлар болытлар өстеннән чабып бара алмый. Шулай да Изге Язмаларда күктәге атлар турында әйтелә. Ни өчен? Син беләсеңме?

Элек атларны сугышларда кулланганнар. Ә Аллаһы җирдә яшәүче кешеләргә каршы сугыш алып барачак. Һәм моны күрсәтер өчен, Изге Язмаларда атка атланып күктән чабып килүче җайдаклар турында әйтелә. Бу сугыш урыны ничек атала икәнен беләсеңме? Һармагедун. Бу сугышта җир йөзендәге барлык явызлык юк ителәчәк.

Һармагедун сугышы белән Гайсә җитәкчелек итәчәк. Хәтерлисеңме: Йәһвә үз хөкүмәтенең патшасы итеп Гайсәне сайлаган. Шуңа күрә Гайсә үз башына патша таҗы кигән. Ә кылыч ул Аллаһының барлык дошманнарын юк итәчәк икәнен күрсәтә. Аллаһы бар явыз кешеләрне юк итәчәк. Син моңа ышанасыңмы?

10 нчы хикәяне ачып кара. Нәрсә син анда күрәсең? Әйе, зур туфан явыз кешеләрне юк итә. Кем бу туфан суларын җибәргән? Йәһвә Аллаһы. Ә хәзер 15 нче хикәяне кара. Анда нәрсә күрәсең? Йәһвә Содом һәм Гоморраны ут белән юкка чыгара.

Ә хәзер 33 нче хикәяне кара. Мисыр атлары һәм хәрби арбалары белән нәрсә булган? Кем аларны су белән каплаган? Йәһвә. Шулай итеп ул үз халкын яклый. Йәһвә хәтта үз халкын, ягъни исраиллеләрне, явыз эшләре өчен, юкка чыгарырга рөхсәт итә. Моны син 76 нчы хикәяне карасаң күрерсең.

Шуңа күрә без шикләнмибез: Йәһвә үзенең күктәге гаскәрләрен җибәреп, җир йөзендәге бар явызлыкны юкка чыгарачак. Шуннан соң нәрсә булачак? Әйдә, киләсе битне ачып, бу турыда белик.