Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНБИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Җирдә яңа оҗмах

Җирдә яңа оҗмах

КАРА, нинди зур агачлар, нинди гүзәл чәчәкләр һәм биек таулар. Бик матур, шулай бит? Ә малайның кулыннан ашап торган болан баласын күрәсеңме? Читтәрәк, болында, арысланнар ята һәм атлар үлән ашап йөри. Синең мондый матур урында өй төзеп яшисең киләме?

Аллаһы синең җирдәге оҗмахта мәңге яшәвеңне тели. Без яшәгән көннәрдә күп кенә кешеләрнең берәр җире авырта. Аллаһы кешеләрнең дә авыруын һәм синең дә авыруыңны теләми. Изге Язмаларда яңа оҗмахта яшәүче кешеләр өчен мондый вәгъдә язылган: «Аллаһы алар белән бергә булыр. Инде башка үлем дә, елау да, авырту да булмаячак. Элеккеләр үтеп китте».

Гайсә бу искиткеч үзгәрешләр булсын өчен көч куячак. Беләсеңме кайчан ул моны эшләячәк? Әйе, җир йөзен һәртөрле явызлыктан чистарткач һәм барлык явыз кешеләрне юк иткәч эшләячәк. Хәтерлисеңме: Гайсә җирдә булганда кешеләрне һәртөрле авырулардан савыктырган һәм хәтта үлгәннәрне терелткән? Шулай эшләп, Гайсә Патша булып идарә иткәндә нәрсә эшләячәк икәнен күрсәткән.

Уйлап кына кара: нинди гаҗәеп булачак җирдәге оҗмахта тормыш! Гайсә һәм ул сайлап алган кайбер кешеләр күктән идарә итәчәк. Бу хакимнәр җир йөзендә яшәүче һәрбер кеше хакында кайгыртачак һәм бар кешеләр бәхетле булсын өчен көч куячак. Аллаһы бүләген — яңа оҗмахтагы мәңгелек тормышны — ышаныч белән көтәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Әйдә хәзер моны белик.