Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 НЧЕ БҮЛЕК

Рәсүлләр курыкмыйча вәгазьли

Рәсүлләр курыкмыйча вәгазьли

Мәсихчеләр җыелышы эзәрлекләүләргә карамастан үсә

ГАЙСӘ күккә күтәрелгәннән соң ун көн үтә. Хәзер б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме. Аның 120 шәкерте Иерусалимдагы бер йортка җыелган. Кинәт өйне искән көчле җил тавышы тутыра, һәм шәкертләр төрле чит телләрдә, башта бу телләрне белмәсәләр дә, сөйләшә башлыйлар. Бу могҗизаны кем эшләгән? Аллаһы. Ул бу шәкертләргә үзенең изге рухын биргән.

Урамда бу бәйрәмгә төрле илләрдән килгән халык тора. Гайсәнең шәкертләре аларның туган телләрендә иркен сөйли башлагач, бу халык хәйран кала. Петер аларга нәрсә булганын аңлатып, Йоил пәйгамбәрнең сүзләрен китерә. Анда Аллаһы үз рухын кешеләргә коячак һәм бу кешеләргә могҗизалы сәләтләр биреләчәк дип әйтелә (Йоил 2:28, 29; Рәсүлләр 2:17, 18). Изге рухның бу эше бик мөһим үзгәрешне исбат итә: Аллаһы үз илтифатын хәзер Исраилга түгел, ә яңа туган мәсихчеләр җыелышына күрсәтә. Шуңа күрә Аллаһы хуплавын алып, аңа хезмәт итәргә теләүчеләр хәзер Мәсихнең шәкертләре булып китәргә тиеш.

Эзәрлекләүләр башлана. Дошманнар Гайсә шәкертләрен төрмәгә утырта. Әмма төнлә Йәһвәнең фәрештәсе төрмәнең ишекләрен ача һәм шәкертләргә вәгазьләрен дәвам итәргә куша. Иртә белән алар нәкъ шулай эшли дә. Алар гыйбадәтханәгә кереп, Гайсә турындагы яхшы хәбәрне сөйли. Дини дошманнарның ачулары чыга, һәм алар шәкертләргә вәгазьләрен туктатырга куша. Рәсүлләр бер дә курыкмыйча: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— диләр (Рәсүлләр 5:28, 29).

Эзәрлекләүләр көчәя. Кайбер яһүдләр Эстефән шәкертне көфер сөйләүдә гаепләп, аны ташлар атып үтерә. Яшь кеше, Тарс шәһәреннән Шаул, аның үтерүен хуплап карап тора. Аннан соң ул Мәсихкә иярүче кешеләрне кулга алыр өчен Дәмәшекъкә китә. Юлда барганда аның тирә ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китә һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетелә. Яктылыктан сукырайган Шаул: «Син кем, Әфәнде?» — дип сорый. «Мин... Гайсә»,— дип җавап бирә тавыш (Рәсүлләр 9:3—5).

Өч көннән соң Гайсә үзенең Һанани исемле шәкертен Шаул янына, аңа күрү сәләтен кире кайтарыр өчен, җибәрә. Шаул суга чумдырылу үтә һәм Гайсә турында курыкмыйча вәгазьли башлый. Шаул, ягъни рәсүл Паул, мәсихче җыелышның ашкынучан хезмәтчесе булып китә.

Гайсә шәкертләре Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне яһүдләргә һәм самареялеләргә генә сөйли. Бер фәрештә Аллаһыдан куркучан Рим армиясенең йөзбашы Көрнили янына килә һәм аңа рәсүл Петерне алып килергә дип кешеләр җибәрергә куша. Петер һәм башка шәкертләр Көрнилигә һәм аның туганнарына вәгазьли. Петер сөйләгәндә, бу мәҗүсиләргә изге рух иңә, һәм рәсүл аларга Гайсә исеменә суга чумдырылу үтәргә куша. Хәзер мәңгелек тормышка юл бар халыкларга ачыла. Мәсихчеләр җыелышы яхшы хәбәрне башка ерак җирләргә дә барып вәгазьләргә әзер.

Инҗилдәге Рәсүлләр 1:1—11:21 гә нигезләнгән.