Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы иңдергән җырлар юата һәм өйрәтә

Аллаһы иңдергән җырлар юата һәм өйрәтә

Давыт пәйгамбәр һәм башкалар язган җырлар гыйбадәт кылуда кулланыла. Зәбур китабында 150 җырның сүзләре китерелә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ иң зур китабы — Зәбур. Ул — якынча 1000 ел дәвамында язылган изге җырлар җыентыгы. Бу җырлар аша кешеләр үз иманнары турында көчле хисләрен аңлаткан. Алар бу мәдхияләрдә шатлык, мактау һәм рәхмәтләрен белдергән, кайгы-хәсрәт, сагышлары һәм тәүбә итүләре турында сөйләгән — үз тойгыларын аңлатып биргән. Аларның Аллаһыга бик якын булулары һәм аңа өмет итеп яшәүләре күренеп тора. Зәбурда ачыкланган берничә теманы карап чыгыйк.

Йәһвә — тулы хокуклы Хаким. Ул гыйбадәт кылуга һәм данга лаек. «Синең исемең, Ходай, бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар»,— дип әйтелә Мәдхия 82:19 да. Берничә мәдхиядә Йәһвә үзенең иҗади эшләре өчен, мәсәлән, йолдызлы күк, җирдәге тереклек белән үсемлек һәм кеше тәненең гаҗәеп төзелеше өчен данлана (8, 18, 138, 148 нче мәдхияләр). Башка мәдхияләрдә Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен яклаучы һәм саклаучы Аллаһы дип атала (17, 96, 137 нче мәдхияләр). Кайберсендә аны җәберләнгән кешеләргә юаныч, ә явызларга җәза бирүче гадел Аллаһы итеп олылыйлар (10, 67, 145 нче мәдхияләр).

Йәһвә үзен яратучыларга булыша һәм аларны юата. Күп кешеләргә 22 нче мәдхия яхшы билгеле. Анда Давыт Йәһвәне яратучы Көтүче итеп күрсәтә: ул үз сарыклары белән җитәкчелек итә, аларны яклый һәм алар турында кайгырта. Мәдхия 65:20 дә мәдхия җырлаучы Йәһвә «догамны кире какмады» дип яза, һәм бу Аллаһының догаларыбызны тыңлаганын күрсәтә. Авыр гөнаһ кылган кешеләр 38 һәм 50 нче мәдхияләрдән зур юаныч алыр. Аларны язганда, Давыт үз гөнаһларында тәүбә итүен һәм Йәһвәнең кичерүенә ышанычын белдерә. Мәдхия 54:23 тә Йәһвәгә өметләнеп яшәргә һәм бар авырлыкларыбызны аңа тапшырырга өндәүче сүзләр язылган.

Йәһвә дөньяны Мәсих Патшалыгы ярдәмендә үзгәртәчәк. Зәбурдагы күп кенә өзекләрдә алдан әйтелгән Патша, Мәсих, турында әйтелә. Икенче мәдхиядә бу Хаким үзенә каршы торган явыз халыкларны юк итәчәк дип язылган. 71 нче мәдхиядә бу Патша ачлыкны, гаделсезлекне һәм җәберләүне бетерәчәк диелә. Мәдхия 45:10 буенча, Аллаһы Мәсих Патшалыгы ярдәмендә сугышларны һәм хәтта сугыш коралларын юк итәчәк. 36 нчы мәдхиядә явызлар башка булмаячак, тәкъва кешеләр җирдә тынычлыкка һәм татулыкка ләззәтләнеп мәңге яшәячәк дип язылган.

Зәбур китабына нигезләнгән.