24 НЧЕ БҮЛЕК
Паул җыелышларга хатлар яза
Паулның хатлары мәсихчеләрнең җыелышларын ныгыта
ЯҢА оештырылган мәсихче җыелышлар Йәһвәнең ниятен үтәүгә үз мөһим өлешләрен кертергә тиеш булган. Әмма аларга шунда ук каты каршы килүләр белән очрашырга туры килә. Аларны бу дөнья кешеләре эзәрлекли, ә җыелыш эчендә күпкә хәйләкәррәк һәм куркынычрак хәлләр туа. Алар Аллаһыга тугры калырмы? Инҗилдәге 21 хатта яхшы киңәшләр һәм дәртләндерүче сүзләр бар.
Аларның ундүртен, Римлыларга язылган хаттан алып Еврейләргә язылган хатка кадәр, рәсүл Паул язган. Бу хатлар я берәр кешегә, я берәр җыелыш мәсихчеләренә язылган булган, шуңа карап аларга исемнәр дә бирелгән. Алардагы кайбер темаларны карап чыгыйк.
Әхлак белән тәртипкә кагылышлы кисәтүләр. Фәхешлек, зина кылу һәм башка төрле авыр гөнаһ кылучылар «Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячак» (Гәләтиялеләргә 5:19—21; 1 Көринтлеләргә 6:9—11). Аллаһының хезмәтчеләре һәр милләткә бертигез карап бердәм яшәргә тиеш (Римлыларга 2:11; Эфеслеләргә 4:1—6). Аларга мохтаҗлыктагы имандашларына теләп булышырга кирәк (2 Көринтлеләргә 9:7). «Бертуктаусыз дога кылыгыз»,— дип яза Паул. Мәсихчеләргә Йәһвәгә дога кылганда йөрәкләрен бушатырга киңәш бирелә (1 Тессалуникәлеләргә 5:17; 2 Тессалуникәлеләргә 3:1; Филиппуйлыларга 4:6, 7). Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, аларны иман белән кылырга кирәк (Еврейләргә 11:6).
Гаиләләргә бәхетле яшәргә нәрсә булышачак? Ирләргә хатыннарын үз тәннәрен яраткан шикелле яратырга, хатыннарга үз ирләрен тирән хөрмәт итәргә кирәк. Ә балалар Йәһвәне шатландырып, үз әти-әнисенә тыңлаучан булырга тиеш. Әти-әниләргә Аллаһы биргән принципларны кулланып, балаларын мәхәббәт белән тәрбияләргә һәм аларга җитәкчелек бирергә кирәк (Эфеслеләргә 5:22—6:4; Көлессәйлеләргә 3:18—21).
Аллаһы ниятен аңлар өчен ярдәм. Муса Кануны, тулаем алганда, исраиллеләрне Мәсих килгәнче яклап һәм аларга җитәкчелек биреп торган (Гәләтиялеләргә 3:24). Ләкин мәсихчеләргә Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, бу Канунны үтәргә кирәкми. Паул яһүди мәсихчеләргә язган хатында Канунның мәгънәсен күп яклардан ачыклый һәм ничек Аллаһының нияте Мәсихтә үтәлеп барганын аңлата. Ул Канунның билгеле таләпләре пәйгамбәрлек мәгънә йөрткән икәнен ачыклый. Мәсәлән, хайваннарны корбанга китерү гөнаһларны чын мәгънәдә кичерәчәк Гайсәнең корбан үлеменең символы булган (Еврейләргә 10:1—4). Гайсәнең үлеме Канун килешүен гамәлдән чыгарган, шуңа күрә аны башка үтәргә кирәкми (Көлессәйлеләргә 2:13—17; Еврейләргә 8:13).
Җыелышлар оештыруга кагылышлы киңәшләр. Җыелышта җаваплы вазифа үтәргә теләүче ир-атлар югары әхлакый нормалар буенча яшәргә һәм рухи кешеләр булырга тиеш (1 Тимутегә 3:1—10, 12, 13; Титуска 1:5—9). Йәһвәнең хезмәтчеләренә имандашлары белән бергә регуляр рәвештә очрашырга һәм бер-берсен дәртләндерергә кирәк (Еврейләргә 10:24, 25). Андый очрашулар файдалы булырга һәм кешеләр анда белем алырга тиеш (1 Көринтлеләргә 14:26, 31).
Рәсүл Паул Тимутегә үзенең икенче хатын яза. Ул кабат Римда, аны кулга алганнар һәм ул суд көтә. Аның янына кереп чыгарга нибары берничә кешенең генә батырлыгы җитә. Паул үзенә әз вакыт калганын белә. «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым»,— дип яза ул (2 Тимутегә 4:7). Күрәсең, тиздән аны җәзалап үтерәләр. Ләкин аның хатлары Аллаһының бүгенге хак хезмәтчеләренә әле дә җитәкчелек биреп тора.
Инҗилдәге Паулның Римлыларга; 1 Көринтлеләргә; 2 Көринтлеләргә; Гәләтиялеләргә; Эфеслеләргә; Филиппуйлыларга; Көлессәйлеләргә; 1 һәм 2 Тессалуникәлеләргә; 1 һәм 2 Тимутегә; Титуска; Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларына нигезләнгән.