Еврей Изге Язмалары («Biblia Hebraica» һәм соңрак чыккан башка басмалар)
1906 елда Германиядә еврей теле белгече Рудольф Киттель (1853—1929) үзе ясаган «Biblia Hebraica»ның (BHK) беренче бастырылган басмасын чыгарган. Бу хезмәт еврей телендә Еврей Язмалары булган. «Biblia Hebraica» (мәгънәсе «Еврей Изге Язмалары») дигән латин төшенчәсе соңрак чыккан күп кенә башка фәнни басмаларның исемнәрендә кулланыла башлаган (Масорет тексты; Фәнни басмалар к.).
Киттель хезмәтенең беренче һәм икенче басмасындагы (икенче басма 1909—1913 елларда чыккан) еврей тексты Яков бен Хаим ясаган раввиннар Изге Язмаларына нигезләнгән булган. Бу Изге Язмаларны Даниэль Бомберг 1524—1525 елларда Венециядә (Италия) бастырып чыгарган булган. Ләкин Киттель ясаган «Biblia Hebraica»ның өченче басмасының (BHK3, Киттельнең хезмәттәшләре 1937 елда тәмамлаган булган) төп тексты итеп күпкә борынгырак еврей тексты кулланылган булган. Бу б. э. 1008—1009 елларына караган Ленинград кодексындагы (B 19A) еврей тексты булган. Ленинград кодексы — бөтен Еврей Язмаларын үз эченә алган иң борынгы кулъязма (Ленинград кодексы к.). «Biblia Hebraica» сериясенең соңрак чыккан берничә басмаларында (1951—1955) Үле диңгез кулъязмаларындагы текст исәпкә алынган булган. Шушы соңрак чыккан басмалар инглиз телендәге «Еврей Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» өчен (1953—1960) нигез итеп кулланылган булган.
«Biblia Hebraica» сериясенең соңрак чыккан басмалары — «Biblia Hebraica Stuttgartensia» (BHS, 1967—1977 елларда дөнья күргән) һәм «Biblia Hebraica Quinta» (BHQ, 2004 елдан алып бастырыла). Бу ике басмада Үле диңгез кулъязмалары һәм башка борынгы кулъязмалар буенча үткәрелгән соңгы тикшерүләр нәтиҗәләре исәпкә алынган. Бу фәнни хезмәтләрдә төп текст итеп Ленинград кодексы алынган һәм искәрмәләрдә башка чыганаклардан, шул исәптән Самариялеләрнең биш китабы, грек телендәге Септуагинта, арамей таргумнары, латин телендәге Вульгата һәм сурия телендәге Пешиттадан алынган текстның башка вариантлары китерелгән. «Biblia Hebraica» сериясенең соңрак чыккан бу басмалары, инглиз телендәге 1984 елгы һәм яңадан карап чыгылган 2013 елгы «Яңа дөнья тәрҗемәсе» әзерләнгәндә, кулланылган. А3 кушымт. к.