Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Александрия кодексы

Александрия кодексы

Башта б. э. V гасырының башына караган бу кодекс грек телендәге бөтен Изге Язмаларны үз эченә алган. XI гасырдан алып XVII гасырга (1627) кадәр бу кодекс Александрия (Мисыр) патриархының коллекциясендә булган. Шуңа күрә ул Александрия кодексы дип атала. Бу кулъязманың битләре юка пергаменттан ясалган, ә тексты унциал шрифты белән язылган (Кулъязмалар; Унциал к.). Бу кодексның башта 820 бите булган дип санала, аларның 773 бите сакланып калган. Хәзерге вакытта бу кодекс дүрт томнан тора һәм Лондондагы Британия китапханәсендә саклана. Беренче өч том — Еврей Язмаларының Септуагинтадагы текстын, ә дүртенче том Мәсихче Грек Язмаларын үз эченә ала.

Бу кодекс Изге Язмаларның грек телендәге иң борынгы кулъязмаларының берсе булган; аны фәнни өйрәнү өчен кулланганнар. Ул, борынгы булганга һәм югары сыйфаты аркасында, грек Септуагинтасы текстының һәм Мәсихче Грек Язмалары текстының иң кыйммәтле кулъязмаларының берсе булып санала. Шуңа күрә ул Изге Язмаларның хәзерге тәрҗемәләре өчен төп чыганакларның берсе булып тора. Галимнәр шушы абруйлы кулъязманы Синай кодексы һәм Ватикан кодексы белән бергә кулланып, Изге Язмаларның соңрак ясалган кулъязмаларына кертелгән өстәмәләрне һәм күчереп язучылар ясаган хаталарны билгеләп, төзәтә. (Лк 10:1 гә аңлатманы һәм А5 кушымт. кара.)