Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аорист

Аорист

Борынгы грек телендә бу фигыль формасы, заман дип аталса да, гадәттә эшнең кайчан эшләнгәнен, ягъни вакытын түгел, ә аның төрен аңлата. Аорист заманында фигыльләр контекст буенча төрлечә тәрҗемә ителергә мөмкин. Мәсәлән, аорист заманы гадәти я дәвамлы берәр эшне я эшләрне түгел, ә кинәт эшләнә торган берәр эшне я эшләрне аңлатырга мөмкин.

1 Яхъя 2:1 дә «гөнаһ эшләргә» дигән грек фигыленең аорист заманы «гөнаһ кылса» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул, күрәсең, бик тиз эшләнгән эшне белдерә һәм бер гөнаһны гына күрсәтә. Ә грек фигыльләренең хәзерге заманы еш кына дәвамлы эшне күрсәтә. Мәсәлән, 1 Яхъя 3:6 да шул ук грек фигыленең хәзерге заманы «гөнаһ кылып йөрүче» дип бирелгән. Маттай 4:9 да аорист заманы, күрәсең, Шайтанның Гайсәдән үзенә даими һәм дәвамлы табынуын түгел, ә «бер табынуын» сораганын күрсәтә.

Боерык та аорист заманында булырга мөмкин. Тыю белдергән фигыль хәзерге заманда еш кына нәрсәнедер эшләүдән туктарга боерыкны күрсәтергә мөмкин (Лк 5:10; 23:28; Ях 2:16), ә тыю аорист заманында нәрсәнедер эшләмәскә боерыкны, вакытка каратмыйча, белдерергә мөмкин. Моңа мисал Маттай 6:34 тә язылган: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз». Монда аорист формасы вакыт белдерми торып, кайгырмаска дигән фикер белдерә.