Ашлык сугу
Ашлыкның бөртекләрен сабак белән кибәктән аеру процессы. Ашлыкны таяк белән сукканнар яки, ул күп булганда, махсус җайланмалар, мәсәлән, хайваннарга җигелгән ашлык сугу чаналары я арбалары кулланганнар. Андый җайланмаларны ындырга сибелгән ашлык өстеннән йөрткәннәр (Иш 41:15; 1Кр 9:9). Ындыр; ындыр табагы к.