Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ватикан кодексы

Ватикан кодексы

Бу кодекс б. э. IV гасырына карый. Ул башта грек телендә тулы Изге Язмаларның текстын үз эченә алган. Шушы кулъязманың битләре юка пергаменттан ясалган һәм тексты унциал шрифты белән язылган (Кулъязмалар; Унциал к.). Шигъри китапларның тексты һәр биттә ике баганага, ә Изге Язмаларның калган өлеше һәр биттә өч баганага язылган.

Тора-бара бу кодексның кайбер өлешләре югалган булган. Ул башта якынча 820 биттән торган булган, аларның 759 ы гына сакланып калган. Шуңа күрә аның тексты Яратылыш 46:28 дән башлана, ә Зәбур китабының бер өлеше, Еврейләргә 9:14—13:25, шулай ук тулысынча 1 һәм 2 Тимутигә, Титуска, Филимунга хатлар һәм Ачылыш китабы юк. Бу кодекс Мисырда ясалган булган дип санала, ләкин аның кайда язылганлыгы турындагы мәгълүмат сакланмаган. Аның Ватикан китапханәсендә XV гасырдан бирле сакланганы билгеле. Әмма галимнәр аны, өйрәнер өчен, XIX гасырга кадәр куллана алмаган.

Бу кодекс, борынгы булганга һәм югары сыйфаты аркасында, грек Септуагинтасы текстының һәм Мәсихче Грек Язмалары текстының иң кыйммәтле кулъязмаларының берсе булып санала. Шуңа күрә ул Изге Язмаларның хәзерге тәрҗемәләре өчен төп чыганакларның берсе булып тора. Галимнәр шушы абруйлы кулъязманы Синай кодексы һәм Александрия кодексы белән бергә кулланып, Изге Язмаларның соңрак ясалган кулъязмаларына кертелгән өстәмәләрне һәм күчереп язучылар ясаган хаталарны билгеләп, төзәтә. (Медиаматериал, «Ватикан кодексы. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең ахыры» һәм Ях 7:53 кә аңлатманы кара.)