Гипербола
Басым ясау я тәэсир итү көчен арттыру максаты белән, юри һәм ачыктан-ачык чиктән тыш зурайтып күрсәтү алымы. Гиперболаны турыдан-туры аңларга кирәк түгел.
Гайсә, өйрәткәндә, еш кына гипербола кулланган. Мәсәлән, ул болай дигән: «Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?» (Мт 7:3) Башка очракта ул: «Башыгыздагы чәчегезнең бер генә бөртеге дә югалмас»,— дип әйткән (Лк 21:18). Аның үзенең һәрбер шәкертенең һәр чәч бөртеге сакланып калачак дип әйтәсе килмәгән. Гипербола кулланып, Гайсә үз шәкертләрен, аларны «барысы да... нәфрәт итсәләр дә», якланачак икәннәренә ышандырган (Лк 21:17).