Изге Язмалар язылган грек теле
Мәсихче Грек Язмалары язылган тел. Бу Язмаларны язучылар, кайбер сүзтезмәләрне классик грек теленнән алсалар да, башлыча койне, ягъни гомуми грек телен кулланган. Маттайның Яхшы хәбәре, күрәсең, башта еврей телендә, ә соңрак грек (койне) телендә язылган булган.
Александр Македонский борынгы дөньяның зур өлешен яулап алгач, койне Урта диңгез яры илләрендә б. э. к. якынча 300 елдан алып, б. э. якынча 500 елына кадәр киң таралган тел булган. Яһүдләрнең ышанулары буенча, б. э. к. III гасыр дәвамында еврей галимнәре Еврей Язмаларын грек теленә тәрҗемә итә башлаган. Бу тәрҗемә Септуагинта буларак билгеле булып киткән. Әлбәттә, Еврей Язмаларында кулланылган сүзләр һәм стиль Септуагинтада һәм Мәсихче Грек Язмаларында кулланылган грек теленә бик зур йогынты ясаган.
Башка телләрдән аермалы буларак, койне телендә бик күп җирдә сөйләшкәннәр. Ул грек теленең өстенлек иткән аттик диалектыннан һәм башка диалектларыннан барлыкка килгән. Аның грамматикасы гадиләштерелгән булган. Шулай да койне телендә төрле сүзтезмәләр кулланып булган һәм катлаулы фикерләрнең нечкә төсмерләрен биреп булган.