Инҗил
Гадәттә Мәсихче Грек Язмаларының беренче дүрт китабы өчен кулланылган төшенчә. Бу китапларда Гайсә Мәсихнең тормышы һәм хезмәте турында тарихи хәбәр язылган.
«Инҗил» сүзе — гарәп сүзенең транслитерациясе. Ул «яхшы хәбәр» дигәнне аңлаткан эуанге́лион дигән грек сүзеннән барлыкка килгән. Һәм Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «инҗил» сүзе бу грек сүзен белдерер өчен кулланыла (Мт 4:23; 24:14; Мк 1:14). Изге Язмаларда инҗил, ягъни яхшы хәбәр, төшенчәсе Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсихкә иман итү аша котылу турындагы хәбәрне аңлата.
Марк хәбәре мондый сүзләр белән башлана: «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең [ягъни «инҗилнең»] башы». Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу дүрт хәбәрне сурәтләр өчен, «инҗил» дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр.
Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән булса да, ул китапларны Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя язганына ышанычлы дәлилләр бар. Бу китапларның беренче өчесе кайчак синоптик (мәгънәсе «бергә күзәтү») дип атала, чөнки алар Гайсәнең сүзләрен һәм эшләрен чагыштырмача охшаш юл белән тасвирлаганнар. Әмма Аллаһы аларның дүртесенә дә шәхси үзенчәлекләре чагылган юл белән язарга ирек биргән.