Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йолым

Йолым

Әсирлектән, җәзадан, газаптан, гөнаһтан һәм хәтта билгеле бер бурычтан азат итү өчен түләнгән бәя. Ул акчалата гына түгел, ә башка нәрсә белән дә түләнә алган (Иш 43:3). Йолым төрле очракларда таләп ителгән. Мәсәлән, Исраилдә кешеләрнең һәм хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган балалары Йәһвәнеке булган, һәм аларны Йәһвәгә хезмәт итүдән йолып алыр өчен, йолым бәясе түләнергә тиеш булган (Сн 3:45, 46; 18:15, 16). Әгәр сөзгәк үгезнең хуҗасы аңа күз-колак булмыйча, үгезе берәрсен сөзеп үтергән булса, хуҗасын үлем җәзасыннан коткару өчен, аңардан йолым түләткәннәр (Чг 21:29, 30). Әмма күрәләтә кеше үтергән кеше өчен йолым алынмаган (Сн 35:31). Изге Язмаларда искә алынган йолымнарның иң мөһиме — Мәсихнең кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткару өчен түләгән йолымы (Зб 49:7, 8; Мт 20:28; Эф 1:7).