Копт тәрҗемәләре
Б. э. III гасыры дәвамында бер-берсеннән аерым эш итүче төрле тәрҗемәчеләр Еврей Язмаларының һәм Мәсихче Грек Язмаларының өлешләрен копт теленә тәрҗемә иткән. Бу телдә борынгы Мисырда сөйләшкәннәр. Ул күбесенчә грек әлифбасына нигезләнгән. Копт теленең берничә диалектында, шул исәптән саид һәм бохайр диалектларында, Изге Язмаларның борынгы кулъязмалары табылган.
Изге Язмаларның копт тәрҗемәләрен грек теленнән ясаганнар; б. э. IV гасырының башында копт теленә, күрәсең, Изге Язмалар китапларының күбесе инде тәрҗемә ителгән булган.
Копт телендә Яхшы хәбәрләрнең бүгенге көнгә сакланып калган иң борынгы тулы кодекслары б. э. XI я XII гасырына карый, ләкин Изге Язмаларның аерым китапларының я өлешләренең копт тәрҗемәләре б. э. IV һәм V гасырында ясалган. Копт тәрҗемәләренең, аеруча иң борынгыларының, кыйммәтлеге шуннан гыйбарәт: алар борынгы грек текстына — бүгенге көнгә кадәр сакланган күп кенә грек кулъязмаларыннан да борынгырак текстка нигезләнгән. Копт тәрҗемәләре тагы да борынгырак текстларга (үзләре нигезләнгән текстларга) яктылык сибә ала. Мәсәлән, кайбер копт тәрҗемәләрендә Яхъя 1:1 дә, Гайсә турында әйтелгәндә, «илаһ» сүзе билгесезлек артикле белән кулланыла. Бу аның Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы түгел икәнен күрсәтә.