Метафора
Образлы әйтем. Ике нәрсәнең охшаш ягын күрсәтер өчен, бер нәрсәне икенче нәрсә дип атау.
Башка образлы әйтемнәрне кебек үк, метафораны өч нәрсә аерып тора: каралган тема, кулланылган образ һәм ике нәрсәнең охшаш ягы.
Изге Язмаларда метафора еш кулланыла. Мәсәлән, Гайсә, метафора кулланып, үз шәкертләренә: «Сез — җирнең тозы»,— дип әйткән (Мт 5:13). Монда тема — «сез», ягъни Гайсә шәкертләре. Образ — тоз. Охшаш ягы — тозның саклау үзлеге. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Тоз ризыкны бозылудан саклаган кебек, шәкертләр, кешеләргә Гайсә кушканны сөйләп, аларны әхлакый бозылудан саклый алган. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.) Изге Язмаларда метафора шулай ук Зб 18:2; 84:11; 121:5; Ях 10:7; 15:1 дә кулланыла.
Метафорага охшаш башка бер образлы әйтем — чагыштыру. Метафора чагыштыруга караганда көчлерәк. Чагыштыру булганда, кебек, сыман, күк, шикелле һәм башка шундый сүзләр кулланыла. Чагыштыру, мәсәлән, Яр 22:17; Зб 1:3; 10:9 да бар.